Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан Республикасы көне белән!

Кадерле якташлар! Сезне Татарстан Республикасы көне белән тәбрик итәм!

Бу бәйрәм Татарстанның күпмилләтле халкының бердәмлеге, дус-татулыгы символы булып тора. Ул туган якны кадерләгән, аны чын күңелдән яраткан, аның тарихы һәм бүгенге уңышлары белән горурланган, гореф-гадәтләрне хөрмәт иткән һәркемне берләштерә.

Безнең республика лаеклы рәвештә илнең иң куәтле һәм динамик үсештә булган төбәкләре рәтенә керә — болар барысы да Татарстанда булган ныклы икътисади һәм инновацион потенциалны уңышлы тормышка ашыру нәтиҗәсе.

Республикабызның төп байлыгы — аның ярдәмчел, талантлы, эш сөючән халкы. Һәркем аның үсешенә һәм чәчәк атуына үз өлешен кертергә тырыша. Һәр татарстанлының энергиясе, максатчанлыгы, үз эшенә тугрылыгы — республикабызның киләчәге матур булачагының нигезе!

Республикага чәчәк атуын, тотрыклылык, үсеш, ә татарстанлыларга — нык сәламәтлек, яхшы хәбәрләр, бәхет, иминлек һәм тынычлык телим!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев