Татарстан Республикасы көне белән!
Бу дәүләт бәйрәме республикабызда яшәүче халыкны берләштерә!
Бүген Татарстан – көчле икътисадлы, инвестицион җәлеп итүчәнлекне арттыра, мәдәни һәм рухи мирасны саклауга сакчыл карый торган Россиянең киләчәккә омтылган төбәге.
Туган ягыбызда төп кыйммәтләрне – мәдәниятне, рухиятне, милли үзенчәлекне кадерлиләр. Барлык заманаларда да Татарстанның төп байлыгы булып күпмилләтле халкының үзара аңлашып яшәве, бердәмлек һәм хезмәт сөючәнлек булды һәм булачак.
Без бай туган ягыбыз, талантлы һәм хезмәт сөючән кешеләребез белән хаклы рәвештә горурлана алабыз. Хезмәт сөючәнлек, ышаныч, үз-үзеңә һәм үз көчеңә ышану безне көчле итә, иң кыю һәм перспектив бурычларны хәл итәргә, киләчәккә ышаныч белән карарга мөмкинлек бирә!
Барлык башлангычларда уңышлар, муллык, бәхет һәм сәламәтлек телим.
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев