Татарстан Рәисе Мәскәүдә узган XXI Халыкара мөселманнар форумында катнашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә узган XXI Халыкара мөселманнар форумында катнашты
Форумның темасы: «Глобальләшү чорында тынычлык һәм ышаныч: хәзерге заман проблемаларына ислам карашы». Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Россия – ислам тарихи һәм мәдәни мирасының аерылгысыз өлеше булган уникаль ил. Мөселманнар дәүләтебез үсешенә саллы өлеш кертүче төп халык булдылар һәм шулай булып калалар да. Без бу партнерлыкта стратегик перспектива күрәбез», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе шулай ук Россия Президентының кушуы буенча «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркемен җитәкләвен әйтте. Ул сәясәтчеләрне, галимнәрне һәм дин эшлеклеләрен берләштерә.
Моннан тыш, Миңнеханов Казанның 2026 елда «Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» исеменә лаек булуын билгеләп үтте. Ул форумда катнашучыларны ТР башкаласына чакыруын белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев