Татарстан Рәисе Казанда Сабантуйны лаеклы уздыруны тәэмин итәргә кушты
...
2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы буларак, Казан Сабантуй кунакларына татар халкының һәм бөтен Татарстанның бай мәдәниятен лаеклы рәвештә тәкъдим итәргә тиеш. Бу хакта республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде, дип хәбәр итә Татарстан Рәисе матбугат хезмәте.
Казанда Сабантуй 20 июньгә планлаштырылган, бәйрәм чаралары өч мәйданчыкта: Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта, Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта һәм Аккош күлендә узачак. Моннан тыш, 19 июньдә Казан ипподромында ат спорты ярышлары була.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев