Татарстан Рәисе яшьләрне тәрбияләү эшендә туган якны өйрәнүнең мөһимлеген ассызыклады
...
Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында Рөстәм Миңнеханов туган якны өйрәнүнең мөһим ролен ассызыклады. Аның фикеренчә, туган якны өйрәнү яшьләрне тәрбияләүдә һәм эчке туризмны үстерүдә төп рольне уйнарга һәм мәдәни сәясәтнең өстенлекле юнәлешләренең берсенә әверелергә тиеш.
– Туган якны өйрәнү – ул бик мөһим. Безнең Татарстанда шундый тарих, шундый объектлар! Һәм соңгы елларда без инфраструктура ягыннан алга киттек, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Чит илгә сәфәрләрне алыштырырга мөмикн булган мөһим тарихи һәм мәдәни объектлар арасыннан Рөстәм Миңнеханов Зөя, Алабуга, Чистай һәм Татарстан эчендәге башка маршрутларны билгеләп үтте.
Чыганак: «Вечерняя Казань»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев