Татарстан Рәисе Бөек Ватан сугышы ветераннарына 100әр мең сум күләмендә түләүләрне раслады
...
Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарына бер мәртәбә 100әр мең сум түләнәчәк. Тиешле указны республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады. Элегрәк әлеге документ ришвәтчелеккә каршы экспертиза узган иде.
Документ нигезендә, акча өстәмә социаль ярдәм максатларында бирелә. Ветераннар акчаны 2026 елда алачак.
Министрлар Кабинетына Указны үтәү чыгымнарын финанслауны тәэмин итү, ә республиканың Хезмәт министрлыгына ветераннарга әлеге түләүне бирү йөкләнгән инде.
Чыганак: «Реальное время»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев