Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан Прокуратурасы Бердәм дәүләт имтиханы җавапларын сатучы мошенниклар турында кисәтте

...

Интернет челтәрендә «БДИ җаваплары»н сатып алырга тәкъдим итүче мошенниклар активлашты. Белдерүләрне мессенджерларда яки шикле сайтларда бастыралар. Сатып алучылардан акчаны СБП яки криптовалюта аша аноним карталарга күчерүне сорыйлар, – дип кисәттеләр Татарстан прокуратурасында.

 

Ләкин түләгәннән соң я берни дә җибәрмиләр, яки иске һәм файдасыз файллар җибәрәләр. Шантаж очраклары да була, мәсәлән, өстәмә түләмәсәгез, җавапларны сатып алуыгыз турында сөйләячәкбез дип яный башлыйлар.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, БДИның чын вариантларын сатып алу мөмкин түгел. Мондый белдерүләргә ышанучылар акчаларын югалта гына.

Чыганак: «Вечерняя Казань»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев