Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан Премьер-министры торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең кискен артуын аңлатты

...

Гыйнвардан рәсми рәвештә тарифлар 1,7 проценка арткан, әмма февральдә кешеләргә суммалар 30-40 процентка артып килгән. КПРФ депутаты Николай Атласов Премьер-министр Алексей Песошиннан ни өчен шулай килеп чыкканын сорады.

 

Алексей Песошин түләү тарифлардан гына түгел, ә күпме ресурслар сарыф ителүеннән дә тора, дип җавап бирде. Аның сүзләренә караганда, түләүләрнең бер өлешен тикшергәннәр һәм төзәткәннәр, кешеләргә акчаны кире кайтарганнар. Ә кайда чыгымнар нигезле булган, анда суммалар калган.

 

Хөкүмәт башлыгы искә төшергәнчә, бер ел эчендә газга (9,6 %ка), электр энергиясенә (11,3%ка) һәм аларны транспортлауга бәя арткан. Октябрьдән тарифлар тагын күтәреләчәк. Төбәк буенча уртача – 13,4 процентка. Әмма 73 муниципалитетта арту 18,2 процентка җитәргә мөмкин.

Чыганак: КП Казань

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев