Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан муниципалитетлары махсус хәрбм операциядә катнашучыларга ярдәм итү чараларын арттырды

Соңгы дүрт елда Татарстан Республикасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү буенча муниципаль чаралар саны ике тапкырга артып, 2026 елның 1 апреленә 3 082гә җитте. Бу хакта Татарстан Юстиция министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр

Ведомство махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чараларын билгеләү буенча кабул ителә торган муниципаль актларны исәпкә алып кына калмый, аларны эшләүдә һәм камилләштерүдә методик ярдәм дә күрсәтә.

 

«Әгәр 2022 ел ахырында без 1 360 ярдәм чарасын теркәгән булсак, бүген алар инде өч меңнән артык. Бу безнең республика өчен Ватанны саклаучылар турында кайгыртуның никадәр мөһим булуын ачык күрсәтә», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов.

 

«Бу ярдәм тормышның барлык төп өлкәләренә – салым ташламаларыннан алып балаларга белем бирүгә һәм психологик ярдәм күрсәтүгә кадәр кагыла», – дип өстәде министр урынбасары.

 

Республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә – бу мәктәпләрдә түләүсез туклану, балалар бакчалары өчен түләүдән азат итү, лагерьларга юлламалар алу һәм мәгариф учреждениеләренә чиратсыз керү өстенлекле хокукы.

 

Юстиция министры урынбасары сүзләренә караганда, махсус хәрби операциядә катнашучыларга иң күп ярдәм төрләрен Алабуга һәм Менделеевск районнарында тәкъдим итәләр – монда унбер төрле ташлама һәм ярдәм программалары бар. Казанда, Актаныш, Әлмәт һәм Кайбыч районнарында хәрбиләрнең гаиләләре ярдәмнең ун төреннән файдалана ала.

 

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев