Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан муниципалитетлары бозулар булган норматив актларның 94 процентын тәртипкә китергәннәр

...

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында хакимият органнарына документлардагы федераль һәм төбәк законнарына туры килмәүләрне күзәтергә ярдәм итүче «Кодекс» автоматлаштырылган системаның эшенә йомгак ясалды. Киңәшмәне министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов алып барды.

 

Җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина сөйләвенчә, «Кодекс» системасы республикада 2018 елдан бирле эшли. Ул норматив актларның юридик анализын автоматлаштыра һәм законнардагы үзгәрешләр вакытында аларны төзәтү кирәклеге турында оператив хәбәр итә.

 

Система эшләгән дәвердә белгечләр 45 меңнән артык актның туры килмәвен ачыклаган. Күпчелеген – 43 668 – муниципаль документлар тәшкил иткән.

 

«1 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, җирле үзидарә органнары 40 мең актта бозуларны бетергән, бу ачыкланганнарның 94% тәшкил итә», – дип ачыклык кертте Ралия Расыйх кызы.

 

Дәүләт хакимияте органнары актларына килгәндә, монда документларның 74 проценты туры китерелгән. Тулаем республика буенча күрсәткеч ел башыннан 2 процентка арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев