Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте «Каһарманнар елы»на нәтиҗә ясады
...
Казанда ТР мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән «Каһарманнар елы», шулай ук Россиядә һәм Татарстанда билгеләп үтелүче «Ватанны саклаучылар елы» кысаларында алып барылган эшчәнлек нәтиҗәләренә багышланган тантаналы хисап җыелышы узды.
Бу уңайдан әлеге чарага республиканың барлык почмакларыннан махсус хәрби операциядә катнашучылар, имам-мөхтәсибләр, сугышчыларга һәм аларның якыннарына ярдәм күрсәтүдә актив катнашкан имамнар һәм волонтерлар җыелды.
Җыелыш кунакларын «Каһарманнарга мөселманнардан» күргәзмәсе каршы алды. Биредә Татарстан мөфтиятенең һәм гомумән мөселманнарның махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү эшенә керткән өлёше чагылыш тапкан.
Алга таба җыелыш кунакларына Диния нәзарәте рәисе, Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгать итте. Үз чыгышында ул үтёп баручы елда мөфтиятнең махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүе буенча алып барылган эшчәнлеккә тукталды.
Тантаналы чара барышында махсус хәрби операция сугышчыларына, шулай ук аларга ярдәм итүче имамнарга һәм волонтерларга хөрмәт күрсәтелде. Иң актив катнашучыларга бүләкләр — Татарстанның сугыш хәрәкәте ветераннары берләшмәсеннән «Фронтка ярдәм өчен» медальләре һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән Рәхмәт хатлары тапшырылды, — дип хәбәр ителә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев