Татарстан мәктәпләре һәм көллиятләре директорларына укытучыларның җиңүләре өчен түләүләр расланды
Татарстан Министрлар Кабинеты мәгариф оешмалары җитәкчеләренә бер тапкыр бирелә торган түләүләрне раслый торган карар кабул итте
Республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган документ ТР хокукый актларының рәсми порталында пәйда булды.
Сүз 2025 елда педагоглары һөнәри конкурста җиңгән мәктәп директорларына 30 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган премия турында бара. Түләүләр башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары җитәкчеләренә кагылачак.
Түләүләргә акча республика бюджетыннан бүлеп биреләчәк.
Чыганак: «Вечерняя Казань»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев