Татарстан көллиятләргә керүне җиңеләйтү буенча экспериментка кушылачак
...
Казан хореография училищесында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы булды. Анда сәнгать өлкәсендә урта һөнәри белем бирүне үстёрү турында фикер алыштылар, дип хәбәр итә Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте.
Утырышта Татарстанның урта һөнәри белем алу мөмкинлеген киңәйтү буенча федераль экспериментта катнашачагы билгеле булды.
2025 елда старт алган эксперимент 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен гадиләштерелгән кабул итү процедурасын күздә тота: дүрт имтихан урынына бары тик рус теле һәм математика тапшыру гына җитә.
Комитет рәисе Айрат Зарипов сүзләренә караганда, яңа система укучыларның үз ихтыяҗларын да, хезмәт базары үзенчәлекләрен һәм белем дәрәҗәсен исәпкә алып, төбәкләрнең ихтыяҗларын да исәпкә алырга мөмкинлек бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев