Татарстан хәзрәтләре үз физик әзерлекләрен тикшерделәр
– Әлеге вакыйга Татарстан тарихына керәчәк, чөнки ул беренче тапкыр оештырылды.
Әлеге чараның нәкъ менә Чистай җирендә үтүе икеләтә куанычлы. Ярышларда катнашучыларның барысын да сәламләргә шатбыз, – диде Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов чараны ачканда.
Сәламәт яшәү рәвешен актив пропагандалау, спорт башлангычларын оештыру һәм аларга ярдәм итү – боларның барысы да башка яшьләр сәясәтен һәм тулаем Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте эшчәнлеген күз алдына китерү мөмкин түгел. Бүгенге спорт очрашуы моны раслап тора.
– Без, дин әһелләре, дини юнәлештә үз үгет-нәсыйхәтләребез белән генә түгел, ә сәламәт яшәү рәвеше алып баруда да лаеклы үрнәк булырга тиешбез. Моннан тыш, бүгенге ярышлар барлык яшьтәге мөселманнар арасында үзара аңлашучанлыкны һәм дуслыкны ныгытуда һәм берләшүдә мөһим чара булып тора. Шундый чараны оештыру идеясе инде күптән бар иде һәм, ниһаять, бүген без аны тормышка ашырдык. Барлык мөхтәсибәтләргә актив катнашканнары һәм ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт әйтәсем килә, – дип билгеләп үтте республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Сүз уңаенда, мөфти башка катнашучылар белән беррәттән үзенең физик әзерлеген дә тикшерде. Хәзрәтләр барлыгы биш дисциплина буенча ГТО нормаларын тапшырдылар. Үзләренең физик әзерлекләрен хәзрәтләр ГТО комплексының түбәндәге күнегүләре ярдәмендә тикшерделәр: иелү, баскан урыннан ераклыкка сикерү, яткан килеш гәүдәне торгызу (астагы рәсемдә), кул белән җирдән этелү, кыска арага йөгерү (өстәге рәсемдә). Имамнар әлеге сынауларны уңышлы үттеләр. Өстәвенә, ГТО нормаларын яшь хәзрәтләр генә түгел, ә аксакаллар да тапшырдылар. Алар яшьләрдән бер дә калышмадылар.
– Кеше гомере буена белем алырга тиеш. Физкультура белән дә шулай, кеше ничә яшьтә булса да, үзен формада тотарга, үз сәламәтлеген кайгыртырга, үсәргә, актив яшәү рәвеше алып барырга тиеш. Без яшь хәзрәтләр өчен үрнәк булырга тиешбез, шуңа күрә мин һәр сынауда бик теләп катнашам. Паспорт буенча гына бит миңа 70 яшь, ә күңелем белән мин әле һаман яшь! – дип уртаклашты үз тәэсирләре белән ТР мөселманнарының Диния нәзарәте аксакаллары шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов.
– Менә дигән ярышлар! Бик ошады. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару гаять мөһим. Кеше тәне һәм җаны белән сәламәт булганда аның кирәкмәгән начар уйларга вакыты калмый, – диде Баулы районыннан Әнвәр хәзрәт Хәмитов.
– Шундый ярышларда катнашуыбызга без бик шатбыз. Безнең мөхтәсибәт һәрвакыт спортны, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый. Ә хәзер без ГТО хәрәкәтенә кушылдык. Ул үзеңнең физик әзерлегеңне тикшерү генә түгел, ә коллегалар белән очрашу, тәҗрибә уртаклашу, аралашу мөмкинлеге дә бирә, – диде Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов.
Гомумән алганда, татарстанлылар Бөтенроссия ГТО хәрәкәтенә актив кушылдылар. Бүгенге көндә республикада комплексның рәсми сайтында теркәү узган 560 меңгә якын кеше исәпләнә, шуларның 300 меңгә якыны нормативларны үти башлаган инде. Республиканың 79 меңгә якын кешесе ГТО значокларына ия. Бәлки, әлеге ярышларда катнашучылар арасында да киләчәктә ГТО сынауларын бик яхшы тапшыручылар булыр.
– Безнең бурыч - кешеләрнең аңына физкультура, спорт белән шөгыльләнү һәм ГТО комплексы нормаларын үтәү мөһимлеген сеңдерү, болар барысы да сәламәт яшәү рәвешенә күнектерүгә китерә. Чөнки ГТО значогыннан олимпия медальләренә дип юкка гына әйтмиләр! ГТО – киләчәктә спорт белән җитди шөгыльләнергә теләүчеләр өчен база дәрәҗәсе дә, – дип билгеләп үтте ТР «ГТО комплексы»ның төбәк операторы вәкиле Таһир Гыйззәтуллин.
Республикада ГТО нормаларын үтәү буенча 51 үзәк эшли. Шуларның берсе Чистайда - «Татнефть» стадионында, биредә үк имамнарның республика ярышлары үтте. Моннан тыш, бу көнне республика имамнарының катнаш командалары һәм Чистай епархиясе арасында дустанә футбол матчы булды. Шулай итеп, дин әһелләре футбол буенча дөнья чемпионатына актив кушылдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев