Татарстан Юстиция министрлыгында җәмәгать судьялары аппаратларының 78 хезмәткәре стажировка үтте
Татарстан Юстиция министрлыгында җәмәгать судьялары аппаратларының 78 хезмәткәре – җәмәгать судьялары ярдәмчеләре, суд утырышы сәркатипләре һәм профильле белгечләр өчен уку стажировкасы узды, дип хәбәр итә Татар-информ
Катнашучыларның һөнәри компетенцияләрен арттыруга юнәлдерелгән чара барышында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының төрле структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре эшчәнлекнең төп юнәлешләре буенча лекцияләр укыдылар.
Анда оештыру-хокукый тәэмин итү, кадрлар эше, бердәм ведомствоара электрон документ әйләнеше системасы һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш аспектлары мәсьәләләре каралды.
Шул ук вакытта Казан шәһәренең суд районнары вәкилләре турыдан-туры Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында көндезге стажировка узалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев