Татарстан IТ-ипотека бирү күләме буенча лидерлар рәтендә
...
Татарстанда 2026 елның беренче кварталында IТ-ипотека буенча 1,8 млрд сумлык ташламалы кредитлар бирелгән. 2025 ел белән чагыштырганда, күрсәткеч 69 процентка арткан. Бу барлык төбәкләр арасында икенче нәтиҗә.
Исемлек башында – Мәскәү (3,25 млрд. сум) узган елгы саннардан 98 процентка артыграк. Өчлекне Свердловск өлкәсе (1,7 млрд сум, 49,5%) тәмамлый.
Гомумән алганда, илдә беренче кварталда IT-ипотека буенча 19 млрд сумлык 2,7 мең ташламалы кредит бирелгән. Бу 2025 елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 50 процентка диярлек күбрәк.
Чыганак: Реальное время
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев