Татарстан игенчеләренә 1 миллион гектардан артык мәйданда бөртекле культуралар урып-җыярга кирәк булачак
...
Киңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров игенчеләрнең урып-җыюга әзерлеге турында сөйләде, дип хәбәр итә республика Рәисе матбугат хезмәте.
Ведомство башлыгы ассызыклаганча, уңыш яхшы булыр дип көтелә, әмма ахыргы нәтиҗә күбесенчә урып-җыю вакытындагы һава торышына һәм кыр эшләрен оештыруга бәйле булачак.
Бөртекле культураларны 1,168 миллион гектар мәйданда җыеп алырга кирәк булачак. Уракны июльнең икенче яртысында башларга планлаштыралар.
Татарстанда ашлык саклагычларның гомуми сыйдырышлылыгы 4,7 миллион тонна тәшкил итә, шул исәптән 2,5 миллион тонна күләмендәге 39 элеватор һәм хуҗалыкларның 2,2 миллион тоннага исәпләнгән склад биналары. 17 июльгә кадәр иген кабул итү предприятиеләренең һәм элеваторларның яңа уңыш ашлыгын кабул итүгә әзерлеген тикшерәләр.
Хәзер 23 районда берьеллык үләннәр һәм катнаш азык әзерлиләр. Тукай районында терлек азыгы әзерләү тулысынча төгәлләнгән. Зәй, Актаныш, Теләче һәм Алексеевск районнарында терлек азыгының 90 проценттан артыгы җыеп алынган.
Чыганак: Вечерняя Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев