Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан язучылары Чистайда Гаяз Исхакыйның вафатына 70 ел уңаеннан үткәрелгән чараларда катнаштылар

...

Шушы көннәрдә Чистаебызга Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендә бер төркем Татарстан Җөмһүрияте Язучылар берлеге әгъзалары килде. Алар бөек якташыбыз, мәшһәр язучы, җәмәгать эшлеклесе, милләтебез каһарманы Гаяз Исхакыйның вафатына 70 ел тулу уңаеннан узган чараларда катнаштылар. Иң элек Яуширмә авылында, Гаяз Исхакый музеенда булдылар.

Көннең икенче өлешендә аларны Чистай мөхтәсибәтенең Ислам үзәгендә дин эшлеклеләре, татар зыялылары, гомумән, халкыбыз, милләтебез эшенә битараф булмаган чистайлылар каршы алды. Биредә Гаяз Исхакыйның иҗатына багышланган китап күргәзмәсе оештырылган иде, очрашуга килүчеләр якташ язучыбызның иҗаты белән якыннанрак таныша алдылар. Ислам үзәгендә язучылар һәм чистайлылар катнашында «Яңарыш хәбәрчесе — заман һәм традицияләр» исемле түгәрәк өстәл утырышы узды. Анда язучылар, районыбызның хакимият вәкилләре, укытучылар, китапханәчеләр катнашты. Түгәрәк өстәл артында Гаяз Исхакыйның иҗаты, аның милләтебез өчен куйган эшләре турында җанлы сөйләшү булды, шулай ук телебезнең, милләтебезнең бүгенгесе һәм киләчәге турында кыю фикерләр дә яңгырады.

Тулырак язманы «Чистай хәбәрләре» газетасының киләсе җомга санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев