Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Татарстан гүзәле» булырга хыялланган

Екатерина Морозова «Татарстан гүзәле» матурлык конкурсында иң яхшылар алтылыгына керде. Ул «Мисс фото» исеменә лаек булды.

13 ел элек яшь чистайлы матурлык һәм талантлар конкурсы жюриын шаккаттырып, «Татарстан – 2009 мини миссы» титулын яулады. Хәзер исә «Татарстан миссы» титулына ия булды!

Күпләр мондый уңышка тышкы кыяфәт ярдәмендә генә ирешеп була дип саный. Безнең белән әңгәмәсендә Екатерина Морозова әлеге стереотипларны юкка чыгара.

«Үземнең уңышым белән мин әниемә һәм укытучыларга бурычлы»

Берсүзсез, табигый хатын-кыз матурлыгы, гүзәллек барлык конкурсларда да мөһим роль уйный. «Татарстан гүзәле» конкурсында катнашучыларга исә аерым таләпләр дә бар. Яшь зурлыгы 14 яшьтән 23 яшькә кадәр булырга, модель стандартларына туры килүче килешле кыяфәт, зифа буй-сын, күзгә ташланып тора торган үзенчәлек, җәлеп итүчәнлек булырга тиеш.

Жюри интеллектуаль үсеш не, грамоталылыкны, элек кеге уңышларын, тормышка максатчанлыгын да бәяләде.

Екатерина шәхес буларак күпкырлы. Ул Чистай шә һәрен дәге музыка һәм сәнгать мәктәбен кызыл диплом, 1нче гимназияне алтын медаль белән тәмамлый. Бу исә безнең әңгәмәдәшебез сөйләргә өлгергәннәрнең бер өлеше генә. Кыз билгеләп үткәнчә, ул үзенең уңышлары белән яраткан әнисенә һәм укытучыларына бурычлы.

– Балачактан ук минем әнием мине төрле яклап үсте рергә тырышты, иҗатка һәм сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләде, һәрвакыт мине хуплады, үзенең мәхәббәте белән җылытып торды. Шундый әнием булу белән горурланам, мин аңа барысы өчен дә зур рәхмәтле. Шулай ук мин музыка һәм сәнгать мәктәбе укытучыларыма: Наталья Николаевна Песчановага һәм Надежда Анатольевна Дорофеевага педагогик һөнәрилекләре, эстетик яктан ныклы тәрбия биргәннәре өчен зур рәхмәт белдерәм. Мин 1нче гимназияне алтын медаль белән бетердем. Мәктәп елларын зур җылылык хисләре белән искә алам. Гимназия директоры Валентина Гавриловна Бондарцова һәрвакыт үзенең кайгыртучанлыгы, мәрхәмәт лелеге, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерүгә нык игътибар бирүе белән истә калды. Мин аңа һәм яраткан сыйныф җитәкчем Ләйсән Минзәки кызы Сабитовага күп рәхмәтле. Алардан башка мин мондый нәтиҗәләргә ирешә алмас идем, – дип тәэсирләре белән уртаклаша Екатерина Морозова.

Икейөз кыз арасыннан – иң яхшы алтылыкта

«Пирамида» мәдәни-ял итү конкурсы сәхнәсенә чыгар алдыннан конкурсантлар беренче кастингны үттеләр, ул узган елның ноябрендә булды.

Катя Казан дәүләт медицина университетының 3 курс студенткасы. Башта ул «КДМУ гүзәле»конкурсында катнашырга планлаштырган: спорт-бал биюен тәкъдим итәргә тиеш булган. Спортның әлеге матур төре белән ул 10 елга якын шөгыльләнә.

– Конкурсның вакытын, кызганычка каршы, күчерделәр. Минем номерым әзер булганга мин «Татарстан гүзәле» конкурсында катнашырга карар кылдым. Кастингка 200гә якын кыз килде, шуларның 45 ен генә сайлап алдылар. Аннары ике арадагы этапта: beauty-раунд старт алды. Мин анда үземнең иҗади номерым белән чыгыш ясадым. Без сәхнәгә су коену костюмнарыннан да чыктык. Спорт формасын демонстрацияләдек. Бу раундта «Мисс талант» һәм «Мисс бикини»ны сайладык. Мин беренче исемгә ия булдым һәм автоматик рәвештә финалга уздым.

Катнашучылар азая барды, тамашачылар да, жюри да игътибарлырак була башлады, бурычлар авырлашты. Финалда 30 кыз катнашты. Екатерина видеовизитка әзерли, анда ул үзе һәм киләчәккә планнары турында сөйләргә тиеш була. Үзләрен тәкъдим иткәннән соң кызлар су коену костюмнарында чыгыш ясыйлар. Бу этаптан соң 10 супер финалга чыгучыны билгеләргә кирәк була.

– Әлеге этаплар арасында вакыт бик аз калды. Без спорт белән шөгыльләндек, фотога төшерүләр, актер осталыгы һәм этикеты буенча тренинглар да узды. Барысы да кызыклы, файдалы булды.

Унлыкка эләгүчеләр зәңгәр төстәге, күбәләк стилендәге киемнәрдә чыктылар. Аларга конкурсны алып баручыларның һәм жюри әгъзаларының сорау ларына җавап бирергә кирәк иде. Бу әлеге чараны йомгаклау чы булды.

Конкурсның кульминациясе булып номинация буенча урыннар билгеләү булды. Алар алты иде. Жюри әгъзаларының яшерен тавыш бирүе нәтиҗәсендә Екатерина Морозова «Мисс фото» исеменә лаек булды.

«Балалар табибы булырга хыялланам»

Екатеринаның ныклы адымнар белән баручы матур хыялы бар. Ул балалар табибы булырга хыяллана. Хәзер педиатрия факультетында укый.

- Барыбер медицина минем беренче урында. Минем мак сатым – мохтаҗлар өчен хәй рия програм масы белән күп профильле клиникалар чел тә рен ачу.

Катя шулай ук туган шәһә ренә, туган җиренә дә гашыйк. Безнең әңгәмә барышында ул яраткан шәһәре Чистай турында бик җылы сүзләр әйтте. Мөмкинлеге булуга ул кече ватанына кайтырга тырыша.

– Мин Чистайны бик яра там. Бу шәһәрдә бары көч ле шәхесләр, талантлы җитәк челәр, гомумән, матур кешеләр туа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев