Татарстан эшмәкәрләре 19 млрд сум дәүләт ярдәме алды
Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары саны 190 меңгә җитте. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә республика икътисад министрының беренче урынбасары – Эшмәкәрлекне үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова хәбәр итте
Аның сүзләренә караганда, 2026 елның беренче дүрт аенда гына да Татарстанда бизнеска 19,6 млрд сумлык ярдәм күрсәтелгән.
Бүген республикада эшмәкәрләргә ярдәм итүнең киң спектры гамәлдә. Беренче чиратта алар икътисадның өстенлекле юнәлешләренә – эшкәртү сәнәгатенә, ИТ-өлкәгә, кече технологик компанияләргә, шулай ук сәнәгать парклары резидентларына юнәлдерелгән.
2026 елның төп үзгәрешләренең берсе лизинг программалары буенча лимитларны арттыру булды. «Тотрыклы үсеш» һәм «СВОга лизинг ярдәме» юнәлешләре буенча финанслауның максималь суммасы ике тапкырга – 20дән 40 млн сумга кадәр арткан. Ислам лизингы программасы буенча лимит 15 млн сумнан 30 млн сумга кадәр арттырылган.
Моннан тыш, Татарстан эшмәкәрлеккә ярдәм фонды «Төзелешкә ярдәм – 2026» яңа программаны эшләтеп җибәрде. Ул җиде елга кадәр еллык 8% белән 10нан 60 млн сумга кадәр ташламалы займнарны күз алдында тота.
Индустриаль паркларның резидентлары һәм идарәче компанияләр ярдәм алачак. Акчаларны 1,5 мең квадрат метрга кадәр мәйданлы җитештерү биналарын төзүгә, реконструкцияләүгә яки сатып алуга юнәлтергә мөмкин.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев