Ведомство яңа, тотылган һәм чит илдән кертелгән автомобильләр хуҗалары өчен җентекле белешмәлек таратты.
Инспекторлар срокларны үтәүгә аерым игътибар бирәләр: транспорт чарасын исәпкә куюга 10 календарь көн бирелә.
Бу таләпне бозган очракта административ штрафлар каралган: гражданнар өчен – 2 000 сумга кадәр, вазифаи затлар өчен – 3 500 сумга кадәр, ә оешмалар өчен – 10 000 сумга кадәр.
Яңа автомобиль, мотоцикл яки тагылманы теркәү өчен хуҗага гариза бирергә, сату-алу килешүен, паспортны һәм дәүләт пошлинасы түләнүен раслаучы документны тәкъдим итәргә кирәк. Вәкил аша мөрәҗәгать иткәндә – ышаныч кәгазе таләп ителә.
Яңа автомобильне теркәү бәясе ПТС төренә бәйле: кәгазь вариант булса – 5 025 сум, электрон ПТС белән —–4 500 сум. Мотоцикл һәм тагылма өчен түләү 3 750 сумнан 4 275 сумга кадәр тәшкил итә.
Шулай ук ДАИ техник карау графигы турында да искә төшерә: җиңел авто һәм мотоцикллар беренче 4 елда аннан азат ителгән. 4 елдан 10 елга кадәргеләргә тикшерү ике елга бер тапкыр үткәрелә, ә ун елдан арткан транспорт өчен – ел саен. Махсуслаштырылган транспорт (такси, автобуслар, куркыныч йөк ташучылар) ешрак – һәр 6-12 ай саен тикшерү уза. Хуҗаларга дәүләт хезмәтләре порталы аша кабул итүгә язылырга һәм ведомствоның рәсми сайтында чикләүләр булу-булмавын алдан тикшерергә киңәш итәләр.
Чыганак: НТР 24
Нет комментариев