Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан быел диабет белән авыраучы балалар өчен глюкоза мониторингы системасына 69 млн юнәлдерәчәк

Татарстан 2026 елда шикәр чире белән авыраучы йөкле хатын-кызларны һәм беренче типтагы шикәр чире белән авыраучы балаларны глюкозаны өзлексез мониторинглау системалары белән тәэмин итү программасын дәвам итәчәк. Бу хакта ТР Финанслар министрлыгы хәбәр итә

Диабет белән авыраучы йөкле хатын-кызларны тәэмин итүгә 19,7 млн сум бүлеп бирәчәкләр. Сумманың күп өлеше – 14,4 млн федераль бюджеттан керәчәк, тагын 5,3 млн сумны республика өстәячәк.

 

Акчаларның иң зур күләме беренче типтагы диабет белән авыраучы ике яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга ярдәм итүгә юнәлдереләчәк. Алар өчен мониторинг системаларын сатып алуга 69,7 млн сум каралган. Шуның 50,9 млн сумы – федераль, 18,8 млн сумы – республика акчалары.

 

Төбәк Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы белән федераль финанслау турында килешү төзегән инде.

 

Пациентларны глюкозаны өзлексез мониторинглау системалары белән тәэмин итү «Озак һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Шикәр диабеты белән көрәш» федераль проекты кысаларында башкарыла.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев