Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татар хатын-кызларының асыл сыйфатларын үзенә туплаган Альмира ханым Шәрифуллина игелекле гамәлләре белән сокландырып яши

Инзил кызы Шәрифулина 1974 елның 22 июлендә Балтач районы Чепья авылында дөньяга килә. Шушы көннәрдә ул үзенең матур гомер бәйрәмен — 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Урта мәктәпне, аннары югары уку йортын уңышлы гына тәмамлый ул. Югары квалификацияле укытучы бүгенгесе көндә Чистай районы Йолдыз мәктәбендә тарих, җәмгыять фәннәрен укыта. Югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен күп кенә мактауларга ия булган хөрмәтле укытучы Чистай Үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче «Энҗеләр» әдәби берләшмәсенең, «Ак калфак» хатын-кызлар җәмгыятенең актив әгъзасы да. Альмира Шәрифуллина күпкырлы шәхес. Алдагы хезмәтләре дә шул турыда сөйли.

2012 елда Альмира Инзил кызы катнашы белән мәктәптә «Безнең тамырлар» исемле тарихи музей ачылды. Шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарын барлау буенча тынгы белмәс мөгаллимә зур эшләр башкара. Аның эзләнү эшчәнлеге аркасында Йолдыз авылында сугышта һәлак булган якташларына Геройлар Аллеясына плитә куелды.

Җиңүнең 70 еллыгына «Балалар. Сугыш. Язмышлар» исемле китап чыгаруга иреште. Аның тагын бер проекты — «Шенталинский укулары» бүгенгесе көндә дә актив эшли. Хәзер инде ул республикабыз буенча гына түгел, фестиваль дәрәҗәсенә күтәрелеп, Бөтенроссия күләмендә уза. Быел унберенче мәртәбә үткәрелү сәбәпле, зур әзерлек эшләре алып барыла.
Якташларының исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан элеккеге Йолдыз мәктәбе директоры Сөенеч Минзәки улы Фәттаховның якты истәле­генә багышлап, Альмира Шәри­фуллина «Синсез килә язлар» исемле китабын да чыгарды.

Альмира Инзил кызы бик тә җаваплы, тырыш, уңган-булган кеше. Әле ул Бөтендөнья башкарма комитетының Татар конгрессы һәм Татарстан Республикасының төбәк җәмгыять оешмасының актив әгъзасы да. Аның мәктәптә оештырган «Яшь төбәкче»ләр клубына йөрүче укучылары шактый гына югары күрсәткечләргә ирештеләр: төбәкара чемпионатта 2018 елда көмеш, 2019 елда диплом, 2020 елда алтын медаль яуладылар. Быел Красноярскта үткән милли чемпионатта аның укучысы Адилә Минабетдинова бронза медаль алып кайткан. Ә үзе, 2021 елда Татарстан телевидениесендә барган «Башваткыч» тапшыруында катнашып, милләтебезнең матурлыгын күрсәтүче чын татар хатын-кызының күркәм сыйфатларын чагылдыра алды.

Авыл тормышында да Альмира ханым бик актив шәхес. Ул Йолдыз авылында мөселманнар советы рәисе. 2018 елда салына башлаган мәчет төзү эшләренә дә Альмира Шәрифуллина җитәкчелек итә.

Әгәр иҗатына күз салсак, анда күңелләрне җылытучы җылылык, яктылык, ихласлык бөркелеп тора. Ачык йөзле, ярдәмчел Альмира Инзил кызын авылдашлары, дуслары, хезмәттәшләре, укучылары да хөрмәт итәләр. Без дә аңа чын күңелебездән саулык-сәламәтлек, унышлар, гаилә бәхете, иҗат чишмәсенең киләчәктә дә саекмавын, игелекле гамәлләре белән һәрчак шулай сөендереп яшәвен теләп калабыз.

Түбәндә сезнең игътибарга Альмира ханымның шигъри тәлгәшләрен тәкъдим итәбез.

Түземле бул
Тормыш булгач бар да була:
Агы да, карасы да.
Бер жылы сүз житә инде
Без адәм баласына.
Кайсын күрмә дә, ишетмә,
Сикәлтәдә бул түзем.
Төрле яклап карап кара —
Бәлки гаепле үзем?
Туры юлдан тайпылмыйча,
Куллар булса кулларда.
Тормыш юлы якты була
Бары шулай узганда.

Хатын кыз булу рәхәт
Хатын кыз булу авыр ул,
Барысына син тиеш…
Үзеңә алтын кебек син,
Кемгәдер бары көмеш.
Алтынга тиң йөрәгең бар
Яраларны бәйләргә.
Җылы сүзең канат бирә
Сагыш баскан көннәрдә.
Табын корсаң — тел йотарлык,
Бакчаң гөлгә күмелгән.
Дөнья матур, дөнья ямьле
Син чәчкән гүзәллектән.
Хатын-кыз булу авырмы?
Хатын-кыз булу рәхәт!
Кадерне белеп торсалар,
Көндә ишетсәң «Рәхмәт!»

Ач күзеңне, дөнья бу!
Әссәламәгаләйкүм, дустым!
Ач күзеңне! Көн туган.
Сәламләп сине кояш та
Югары менеп кунган!
Тагын бер көн бүләк итте
Раббыбыз һәммәбезгә.
Игелекле эшләр кылыйк
Кулыбыздан килгәнчә!
Юлда булганнар исән-сау
Барып-кайтып җитсеннәр.
Кайгы-хәсрәт, мәшәкатьләр
Безне урап узсыннар!
Хәерле иртә, дускаем!
Ач күзеңне, дөнья бу!
Дилбегәсен тоттыра ул
Иртән торсаң гына шул!

Гаилә көне
Дөньяда бәйрәмнәр күптер,
Бүген гаилә көне!
Дәүләтнең тоткасы диләр,
Нигезе ул дәүләтнең!
Раббым безне белеп инде
Парлы итеп яраткан.
Гаиләнең бизәгедер —
Мәрхәмәтле балалар!
Һәммәгезгә телим, дуслар,
Ныклы, матур гаилә.
Балалар рәхәтен күреп,
Тигез булып яшәргә.

Дөньяның кадерен белик
Эх… күрешәсе иде дә,
Кочып аласы иде…
Яшьлек сукмакларын табып,
Шуннан атлыйсы иде…
Эх, яшьлекнең кадерләрен
Беләсе калган икән.
Барасы жиреңә барып,
Кайтасы калган икән.
Әле хәзер дә соң түгел,
Эх. диеп әйтмик әле.
Жай булганда очрашкалыйк,
Чакыргач барыйк әле.
Кунагына да барыйк ла,
Диңгезенә дә барыйк.
Таянганчы таякка без
Дөньяны татып калыйк.

Бәхетең артып торсын
Дөнья сине җәлләмәде,
Алды-артлы кыйнады.
Утыз сигез яшьтә идең
Тол калганда нибары.
Әти булдың, әни булдың
Ике ятим улыңа,
Бик күп көч куйдың син
Алар кеше булуга!
Тормыш арбасын тартканда,
Сыкранмадын, түздең син.
Шуңа күрә тормышың да
Бер кешедән түгел ким.
Гомер көзеңә кергәндә,
Пар канатлы да булдың.
Ялгыз үткән елларыңның
Сәдакатен түләдең
Яшә әле, Тутай, яшә!
Озак матур елларны
Кимемәсен, артып торсын
Исәнлекнең булганы!

Авылда тормыш күңелле
Шимбә житкәч, мунча көне,
Өйләрне җыештырырга.
Бәрәңге чүбен утарга,
Чебиләргә бутарга.
Авылда тормыш күңелле:
Кичтән план корасың,
Иртәннән торып чабасың,
Төнлә кереп авасың!
«У вас всё своё» — диләр бит,
Шәһәрлеләр авылда,
Берсе дә риза түгел шул,
Күченергә авылга.
Авылда рәхәт шул, дуслар,
Исәнлек кенә булсын.
Үзең эшләп, хәләл ашап,
Яшәргә насыйп булсын!

Бер күрешү — бер гомер
Бер тик тормый инде кызлар,
Бәйрәм артыннан бәйрәм.
Акбүредә Сабантуе,
Бахтада Питрау булган.
Әнисә туган авылы —
Әлкигә кайтып килгән.
Күрше Әсхәт абый белән
Хәтта фотога төшкән.
Бер күрешү — бер гомер бит,
Барып, йөргәләп торыйк.
Шушы хәлле, матур чакның,
Дуслар, кадерен белик!

Әниләр — нигез терәге
Балтачның гузәл почмагы
Чепья дигән авылда.
Туган нигезнең терәге —
Әнием яши анда.
Шунда туган, шунда үскән,
Мәктәпне тәмамлаган.
Почта эшенең асылын
Анна тути аңлаткан.
Жибәргәннәр Пыжмарага
Почтаны житәкларгә.
Почта эше кулай түгел,
Барысына өлгергән.
Пыжмара халкы әнине
Яраткан, якын күргән.
Миңсылу әби дә берчак
Кайтып әйткән улына:
«Почтада бер сылу эшли,
Гөлләр тама кулыннан».
Әти аптырап калмаган
Тиз арада танышкан.
Кабынган уртак мәхәббәт,
Яшьләр тиздән кавышкан.
Төп йортта тагын өч малай,
Озак яшәп булмаган.
Чепьяга кайтканнар алар,
Яңа тормыш башланган.
Өч кызга гомер биргәннәр,
Матур тормыш корганнар.
Әлһәмдүлилләһ шөкер,
Барыбыз да уңганар.

Гомер уртасы җиткән
Илленче сырыңны кистең
Гомер баганасына.
Халык әйтә илле яшь —
Гомернең уртасы ла.
Илле төсле җептән суктың
Гомереңнең җәймәсен.
Раббым калган гомереңне
Күп бирсен, жәлләмәсен.
Илледә бәя куясың
Үткән-сүткән гомергә.
Хыял җепләрен барлыйсың
Гомереңнең шәленә.
Алда барасы юллыңның
Ап-ак булсын жәймәсе.
Гомерләрнең табыны
Ашлы, муллы, чәйлесе.

Розалия Шәйхетдинова,
«Энҗеләр» әдәби берләшмәсе җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев