Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татар Талкышы мәктәбенең чит телләр укытучысы Лилия Фәтхетдинованы тырышлык, хезмәтенә бирелгәнлек кебек сыйфатлар бизи

Хөрмәтле укытучылар! Сез һәр кешенең тормышында зур урын алып торасыз. Еллар буе йөзләгән балага җан җылыгызны, көчегезне эчкерсез рәвештә өләшкәннән соң да, сез һәрвакыт мөлаем, киң күңелле, ачык йөзле булып каласыз. Бу безне сокландыра. Барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән, кадерле укытучылар!

Минем бу язмам 15 августта 50 яшьлек юбилеен билгеләп үткән авылыбыз килене, мәктәпнең чит телләр укытучысы Лилия Мансур кызы Фәтхетдинова турында.
Ул шәһәр кызы, Чистайның 18нче номерлы мәктәбен бетергән. Мәктәптә укыганда Пионерлар йортына бәйләү, Мәдәният йортына бию түгәрәгенә йөргән. Укытучылар йортында фортепиано буенча музыкаль студияне һәм театр студиясен тәмамлаган. Үсмерләр белән җыелышып үзләре яши торган йорт алдында концертлар куйганнар. Аны Восток телевидениесендә эш­ләүче Венера Ибраһимова институтка керу имтиханнарына әзерләгән. Шундый белем багажы белән ул Казан мәдәният институтына керергә хыялланган, ләкин, ни кызганыч, әтисе рөхсәт итмәгән…
Лилиянең уй-хыяллары чел­­пә­­рә­мә килгән. Әмма ул төшен­ке­леккә бирелеп тормыйча, 1991 елда үзебезнең Чистай педагогия училищесына укырга керә һәм аны тәмамлап яңа ачылган татар балалар бакчасында ике ел эшли. Менә шулай эшләп торганда Лилияне үзе укыган 18нче номерлы мәктәп директоры Роза Гариф кызы эшкә чакырган. Аңа ике ел рус балаларына татар телен укыту һәм сыйныф житәкчесе вазифаларын үтәү насыйп булган.
Лилия училищеда укыганда төркемнәрендә алар иптәш кызы белән шәһәрдән икәү генә булалар. Авыл кызлары белән дуслашып тулай торакка барып йөриләр. Авыл кызлары бик гади, ачык йөзле, эшчән, шаян булалар, бергәләп чәйләр эчеп, аралашып яшиләр. Алар төркемендә укучы авылыбыз кызы Сөембикә аны авылга кунакка алып кайта. Кызлар кичен клубка чыккач, Лилияне армиядән кайткан егет Фәргать күреп ала. Шулай итеп алар танышып китәләр. Өч ел очрашып йөргәч, 1997 елның сентябрендә гаилә коралар. Балта остасы Бари абый белән гомер буе сыер сауган Фәүзия апаның гаиләсенә килен булып төшә ул.
Шәһәр кызы өчен авыл тормышы башлана. Ул сыер савып, бозау эчереп, көтүен дә куып, барлык гаилә эшләрен дә башкара. Язмыш дими ни дисең, бу вакытта Сөембикә дә Фәргатьнең абыйсы Фәнискә кияүгә чыккан була инде.
Шулай итеп, Сөембикә белән Лилия килендәшләр булып китәләр. Безнен авылда ул елларда балалар күп булу сәбәпле, тугызеллык мәктәп ачыла. Укытучылар коллективы да үзебезнең авылдан оеша. Лилияне мәктәпкә эшкә чакыралар. Кызыл Ялан мәктәбендә эшләгән еллар гөрләп үтеп китте ди Лилия. Ул үзен шунда гомер буе эшләгән кебек хис итә. 1999 елда мәктәп директоры Айрат Абдулла улы Әхмәтов киңәше белән Казан дәүләт педагогия институтының чит телләр факультетына укырга керә.
2000 ел башында яшь парның беренче шатлыгы-кызлары Динә туа. Лилиянең югары белем алу теләге шундый көчле була ки, язгы сессиягә 3 айлык Динәне калдырып китә. Шулай уку дәверендә яшь баланы иренең гаиләсе дә, үз әнисе дә (әтисе урын өстендә ятуга карамастан), ике сеңелесе дә карашалар. Ул барысына да бик рәхмәтле.
Шулай тырыша-тырыша 2004 елда ул институтны тәмамлый. Аны август аенда эшкә чакырып, Кызыл Ялан, Кызыл Болгар, Татар Талкышы мәктәпләре башлангыч сыйныфларында инглиз телен укытуны тапшыралар. Директорлар соравы буенча Изгар һәм Татар Ялтаны авылларына да барып укыта. 2006 елда Кызыл Ялан авылы мәктәбен Татар Талкышы мәктәбе белән бергә кушкач, ул зур сыйныфларга да керә башлый.

Эшләү дәверендә ул күп кенә Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына лаек була. «Ел укытучысы» проектында катнаша, белемен күтәрү курсларында укый, завуч булып эшли. Ул фәнни әдәбият укырга ярата, дәресләрендә уен технологияләрә дә куллана.

Лилия тормыш иптәше Фәр­гать белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Олы кызлары Динә Әлмәт шәһәрендә эшли, төпчекләре Алсу 8нче сыйныфта укый. Һәр бәйрәм, юбилейларга алар зур табыннарга җыелалар, табигать кочагына чыгып та бәйрәм итәләр. Алар янында һәрвакыт кадерле әниләре, әбиләре, дәү әниләре Фәүзия апа була. Аны барысы да бик хөрмәт итәләр. Лилия белән Фәргать туган
нигезләренең җылысын саклап торалар. Ул өйдә гаилә учагын саклап торучы да, уңган-булган хужабикә дә. Бик ачык, сабыр кеше, хезмәттәшләренә ярдәмчел, алар өчен чын күңелдән шатлана да, кайгыра да белә. Укучылары да аны бик яраталар. Юбилеенда күрше авылдан Диана исемле кыз бала үзе ясаган тортын алып килеп котлаган. Юбилейны гаилә теләге белән Чистай мәчетендә зурлап үткәрделәр. Менә шундый ул безнең татар авылы укытучылары!
Олы хөрмәткә лаек Лилия Мансур кызына ихлас күңелемнән ныклы сәламәт­лек, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете, балаларының уңышларына сөенеп, тормыш иптәше белән тигезлектә матур гомер кичерүләрен телим. Укучыларыгызның рәхмәт­ләренә төренеп, аларның уңышларына сөенеп яшәгез. Эшләү дәртегез сүрелмәсен, укытучы һөнәренә тугры калыгыз. Атачак таңнарыгыз аяз, туачак көннәрегез кояшлы булсын, күңелегездәге уй-хыялларыгыз тормышка ашсын.

Зөлфия Садыйкова.
Кызыл Ялан авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев