Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татар Сарсазы Мәдәният йортында «Үлем шартларында яшәү» дип исемләнгән батырлык дәресе узды

Бөек Ватан сугышы калдырган яралар әле бүген дә сызлавын дәвам итә. 27 гыйнвар исә илебез тарихында аерым бер көн булып кереп калды. 1944 елның нәкъ менә шушы көнендә 900 көн-төнгә сузылган Ленинград блокадасы өзелде.

Шушы датага багышлап Татар Сарсазы авылы китапханәсе һәм Мәдәният йорты хезмәткәрләре бергәләп «Үлем шартларында яшәү» дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрделәр. Укучылар бу дәрестә кечкенә ленинградлыларның бу михнәтле көннәрдә ачлык, ялангачык, үлем белән ничек көрәшүләре турында белделәр. Кечкенә булуларына карамастан, алар сугышның тәүге көннәреннән үк фронтка киткән әти-әниләре урынына станок артына басалар, оборона ныгытмаларын төзүдә катнашалар, яралыларга ярдәм күрсәтәләр, патроннар һәм снарядлар ясау өчен кирәкле материаллар җыялар. Ул коточкыч көннәрдә блокадада калучыларга ипине граммлап, карточка белән генә бирәләр. Бу аянычлы хәл мәктәп укучыларын аеруча тетрәндерде. Тамаклары икмәккә туймаган, ачлыктан шешенгән балалар күз алдына килеп, күзләргә яшь сарды… Шул ук вакытта блокадада калучы балаларның ул вакытта күрсәткән ныклыгы, батырлыгы сокландырды. Алар бүгенге буын өчен үрнәк, аларның батырлыгы укучыларда Ватаныбызга мәхәббәт, патриотизм хисләре тәрбияли.

Ленинград чолганышында калган балалар язмышы бер балада да башка кабатланмасын! Ил-көннәребез тыныч булсын, махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез исән-имин кайтсыннар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев