Татар Сарсазы авылы мәктәбендә капиталь ремонт бара
Капиталь ремонтка бюджеттан 59 миллион сум акча бүлеп бирелгә
Чистай районының Татар Сарсазы авылында мәктәпне масштаблы үзгәртеп кору дәвам итә. Бу елның төп социаль объектларының берсе. Капиталь ремонтка бюджеттан 59 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Эш барышын район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов шәхсән үзе тикшерде.
Эдуард Рөстәм улы ассызыклаганча, иң мөһиме – срокларны үтәү генә түгел, ә мәктәп озак еллар балаларга хезмәт итсен өчен, эшләрнең югары сыйфатын тәэмин итү.
«Безнең төп бурыч – авыл балалары өчен шәһәр мәктәпләреннән калышмый торган шартлар тудыру. Хәзер эшләр график буенча бара. Уку елы башына өлгерү генә түгел, ә мәктәп җылы, уңайлы һәм куркынычсыз булсын өчен барысын да мөмкин кадәр сыйфатлы итеп башкару мөһим. Бюджеттан кертелгән һәр акча балаларга һәм педагогларга уңайлы булсын өчен эшләргә тиеш», – дип билгеләп үтте Эдуард Рөстәм улы.
Объект район җитәкчелегенең аерым контролендә тора. Подрядчылар объектны вакытында тапшырачакларына ышандырдылар. Планнарга берни дә комачауламаса, 2026 елның 1 сентябрендә укучылар Татар Сарсазы авылында яңартылган, заманча һәм матур мәктәп бусагасын атлап керәчәкләр.
Чистай муниципаль районы фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев