Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татар шагыйре һәм язучысы Разил Вәлиев вафат

...

76 яшендә татар шагыйре һәм язучысы, Татарстан Дәүләт Советының элеккеге депутаты Разил Вәлиев вафат булды. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Разил Исмәгыйль улы Вәлиев 1947 елда ТАССРның Түбән Кама районы Ташлык авылында туган. Максим Горький исемендәге Әдәбият институтында һәм Казан федераль университетында белем алган.

Үлеменең сәбәбе күрсәтелми.

Татарстан Республикасының халык шагыйре, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, М.Җәлил исемендәге республика премиясе, А. Алиш исемендәге премия, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. ТРның «Фидакарь хезмәт өчен» (2016) медале, Россия һәм Татарстан Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев