Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татар Ялтаны авылы китапханәчесе, мәдәният хезмәткәрләре интернат-мәктәптә чара уздырдылар

1-10 декабрь көннәре – безнең игътибарыбыз, мәхәббәтебез һәм ярдәмебез өчен аерым чор.

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арабызда яши, алар да безнең кебек шатлык һәм кайгы кичерә, яратуга һәм игътибарга омтыла. Безнең авылыбызда гына да ничә инвалид яши, инвалид арбасында утыручы да бар. Аның үҗәтлеге, тормышка теше-тырнагы белән ябышуы күпләребезне сокландыра. Аларның тормышындагы кыенлыкларны аңлап, ярдәм итү – һәрбербезнең бурычы. Без бу декада кысасында гына түгел, һәрвакытта да алар белән очрашып, йөрәк авазларын ишетергә тырышып, изге эшләребез, тәмле сүзебез, игътибарыбыз белән ярдәм итәргә тиешбез. Безнең изге гамәлләребез алар өчен зур көч һәм илһам була ала.

Шул унайдан Татар Ялтаны авыл китапханәчесе Ләлә Мәзгүтова, мәдәният хезмәткәрләре Гүзәл Галиева, Лидия Миассарова, авылыбызда урнашкан сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәптә булып кайттылар. Интернат, авыру балалар дигәч, сезнең күз алдыгызга, уегызга, бәлки, әллә ниләр килгәндер... Ләкин, анда килеп керү белән бинаның матурлыгын, яктылыгын, балаларның эчкерсез елмаюын, коллективның бердәмлеген, мөлаемлыгын әйтеп бетерерлек түгел. Балаларның мастер-класста актив катнашуларын, уеннарда ярышуларын, бирелгән бүләкләрне шатланып алуларын күрү күңелгә рәхәтлек бирә. Без елына 2-3 тапкыр барсак, андагы хезмәткәрләр көн дә алар арасында, әлеге балаларны тәрбияләве зур көч, наз, сабырлык сорый, ул сабыйлар өчен алар әти дә, әни дә.

Ә бишенче декабрь көнне Мәдәният йортында күркәм һәм йөрәк җылысы тулган чараларнын берсе – Яңа Чишмә районы Чуваш Чебоксары авылы «Илем» иҗади коллективының Хәйрия концерты оештырылды. «Йөрәктән – йөрәккә» дип аталган кичәдәге һәр чыгыш күңелгә сеңеп калырлык, йөрәк кылларын тибрәтерлек иде...
Бу кичәдә, әлбәттә, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезне дә зур горурлык белән искә алдык, аларның батырлыгын үрнәк итеп сөйләдек.
Китапханә методисты Ләлә Ильварт кызы башкарган Фәнис Яруллинның тормыш, яшәү турындагы шигыреннән күпләрнең күзләренә яшь тулды. Язманы да яраткан шагыйребез сүзләре белән тәмамлыйсы килә: «Берәүләрне тормыш гомергә бер генә сыный. Кеше дөнья зилзиләләренә каршы үзенең кечкенәдән үк җыелып килгән гайрәтен, ана сөте белән кереп тамырларына таралган көчен куя. Куя да, өстенә ябырылып килгән бөтен авырлыкларны бер селтәнүдә юкка чыгара. Шул мизгелдә каушап калмаганнарны батыр диләр... ».

Ләлә Мәзгүтова, Татар Ялтаны авылы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев