Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татар Баганалысында китап укырга яраталар

Гаиләдә әти-әнисе китап укый икән, аның баласы да, оныгы да - китап укучылар

 

«Китап - белем чишмәсе» - диләр. Чыннан да, ул белемнең чишмәсе. Без бит гомер буена китапка мөрәҗәгать итәбез. Әйе, китап безнең иң якын дустыбыз, киңәшчебез. Китап уку - ул белем дәрәҗәңне күтәрү, дөньяга карашыңны киңәйтү, бер сүз белән әйткәндә, шәхесеңне үстерү.

Һәр китапка дистәләгән кешенең хезмәте һәм күңел җылысы салынган. Безнең кулга килеп кергәнче бик озын-озак юл үтелә: аны җыялар, битләргә салалар, рәсемнәр белән бизиләр, аннан бастырып чыгаралар, кисәләр һәм шуннан соң гына ул без белгән китапка әверелә. Димәк, һәр китапның үз тарихы, үз язмышы бар.

Китап... Дөньяның гыйлемен үзенә сыйдырган бу битләр җыенты­гының дәрәҗәсе кайчандыр ипи белән бертигез булган. Ул зур хәзинә, иң затлы бүләк булып саналган. Китап тир һәм кан түгеп, авырлыклар кичереп, яулап алынган.

Хәзер исә китапны һәркемгә алырга мөмкинлек бар. Аны еллар буе кибетләрдән эзләп йөрисе дә түгел. Китаплар күбәйде, китапханәләрдә киштә­ләр сыгылып тора.

Татар Баганалысы авыл ки­тапханәсендә 8800 китап бар, шуның 4300 балаларныкы. Балалар өчен һәр елны бик күп китап кайта. Ниндиләре генә юк, хәтта сөйли, җырлый торганнары да бар. Бакчага йөрүче сабыйлар өчен китапханәгә килү - зур сөенеч. Шул кадәр күп матур китапларны күргәч, нәниләрнең йөзләрендә куаныч һәм шатлык чагыла. Балаларның шатлыклы йөзләреннән, хәрәкәтчән булуларыннан күп белергә теләүләре күренеп тора.

Дөньялар тыныч, күк йөзе аяз булсын, сабыйларның йөзлә­рендәге шатлык беркайчан да сүнмәсен дигән теләктә калам мин аларны озатканда.

Каникуллар чорында да китапханә балалар шау-шуына күмелә. Китап­ханәдә татар язучыларының туган көннәренә багышланган әдәби кичәләр, китап күргәзмәләре, викторина, рәсем конкурслары, китап көннәре, шашка турнирлары, Яңа ел, Алтын көз, Нәүрүз бәйрәмнәре үткәрелә.

Китапханәгә яңадан-яңа китаплар кайтып тора. Китапларны өлкәннәр дә, балалар да яратып укый. Шәһәрдән авылга әби-бабайларга кайткан оныклар да китапханәне үз итә. Китапны бернинди телевизор, компьютер, телефон да алыштыра алмый. Аны укый башлагач, тизрәк азагын беләсе килә. Аның геройлары белән бергә кайгырасың, кызганыч урыннарында хәтта елыйсың да. Китап үз эченә алып кереп китсә, ашарга да, эшләргә дә онытасың. Кич белән эш беткәч, кулга китап алып, битләрен ача-ача уку үзенә күрә бер искиткеч, күңелгә якын һәм рәхәтлек.

Мин үзем 47 ел китап­ханәдә эшлим, китап­ханәне дә, китапларны да бик яратам. Китапханәдә шул кадәр китап булса да, мин яңа басылып чыккан китапларны сатып алам. Әле хәзер дә китапны укый башласам, укып бетермичә туктый алмыйм, таң атканчы укыйм.

Китапханәченең эше китап бирү белән генә чикләнә дип уйлаучы кешеләр бик ялгыша. Китапханәчеләр бал кортлары кебек, бер минут та тик тормыйлар. Менә шундый күпкырлы китапханәчеләрнең хезмәте. Үз эшеңне яратып, күңелеңне биреп эшләгәндә генә эшләп була.

«Халык китап укымый хәзер» диләр. Бу сүзләрне еш ишетергә туры килә. Тагын бер бик кызыклы фикер бар: «Укырлык әсәрләре юк бит хәзер» диючеләр дә очрап куя. Монысы кулына китап тотмаган, укып карамаган кеше фикередер.

Безнең Татар Баганалысы авыл китапханәсендә гомерләре буена китапны яратып укучылар бар.

Кайбер китап яратучылар, китапханәгә килеп кергәч: «Эх, шул китапларның исен яратам да инде» дияләр. Китапны яратып укучыларымның исемнәрен дә әйтеп китәсем килә, арада кайберләре мәрхүмнәр инде: Хәлил Саттаров, Әсхәт Вәлиев, Рәис Гыйльманов, Азат Галимов, Наил Сираев, Роза Галәветдинова, Гөлсем Әхмәтова, Кәүсәрия Гыйләҗева, Кәүсәрия Нургатина, Асия Ибраһимова, Зәкия апа. 80 яшьтән узсалар да, бик яратып укыйлар, укыган әсәрләренең эчтәлеген, һәрбер язучының тормышы турында сөйләп бирә алалар.

Гөлнур апа һәм Рудаль абый Гатиннар, Фәридә апа Саттарова, Гыйләҗевлар, Нәкыйп Җаббаров, Мансур Кәримов, Азат Ситдыйков, Нуруллиннар, Нургатиннар, Юнысовлар, Рушания Гыйләҗева һәм башкалар минем иң күп китап укучы гаиләләрем.

Китап укучыларның кайберләре чит ил,

рус әдәбиятын, детектив, фантастиканы, сугыш турындагы әсәрләрне ярата. Соңгы вакытта олы яшьтәгеләр гади телдә язылган, тормышчан әсәрләрне – Зифа Кадыйрова, Гөлинә Галиуллина, Роза Хәбибуллина, Нәбирә Гыйматдинова, Галия Сафиуллина, Мәдинә Маликова, Равилә Шәйдуллинаның китапларын сорап, яратып укыйлар.

Китап укырга яраткан кешеләрдә шәфкатьлелек, игелек, мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек кебек сыйфатлар күбрәк була.

Китапханәдәге «Авылым тарихы» музееның «Иске китаплар» бүлегендә сакланучы күптәнге китаплар бар. Монда И.В.Сталинның биографиясе язылган китап (1946 елгы), Л.Н.Толстойның «Балачак» әсәре (1957 елгы), Географик атлас (1954 елгы), «Атлас истории СССР» (1949 елгы), Кояш Тимбикованың 3 курста КДУда укыган китаплары (1956 елгы), «Изобразительное искусство советского Татарстана» (1957 елгы), «Г.Камал исемендәге ТДАТына 50 ел» (1957 елгы) һәм 60-65 еллардагы китаплар саклана. Китапханә музеенда тупланган материаллар киләчәк буыннар өчен зур ярдәмлек булачак.

«Нәрсә дә булса укыган кеше, бернәрсә дә укымаган кешедән бик күпкә өстенрәк», – ди В.Г.Белинский.

Авылдашлар, кайткан кунаклар, килегез китапханәгә, алып укыгыз китаплар! Анда бик рәхәтләнеп, үзең эзләгән сорауларга җавапны да, үзеңә фикердәшләр дә, дуслар да табарга була. Сезнең өчен һәрчак китапханә ишекләре ачык.

Гөлсем Билалова, Татар Баганалысы авылы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев