Татар Баганалысы авылыннан Гөлсем һәм Әнвәр Билаловлар 45 ел бергә гомер итәләр
Гомер көзләренә парлап атлап керү өчен сабырлык та, акыл да, тырышлык та кирәк. Татар Баганалысы авылыннан Билаловлар гаиләсе дә озак еллар бергә яшәүне зур хезмәт дип бәяли.
Урамда ап-ак кар ява — җылы декабрь кары. Шаян җилләр кар бөртекләрен очырта-очырта һавада бөтерәләр. Кайчан гына әле тулышкан бөреләре белән сөендереп язлар килгән иде, чәчәкле җәй артыннан сары көзләр һәм менә тагын — табигатнең кышка таба авышкан матур мизгелләре, ап-ак кышлар…
Кеше гомерен дә юкка гына табигать фасыллары белән чагыштырмыйлардыр. Аның да бит бөреләнгән, чәчәк аткан, таҗын койган мәлләре бар. Әмма һәр фасылның матурлыгы булган кебек, кеше гомеренең дә һәр чоры үзгә матурлыкка ия.
Әйе, Татар Баганалысы авылында да озак еллар парлап канат кагып яшәүчеләр бихисап.
Әтием Әнвәр һәм әнием Гөлсем Билаловлар — матур гомер кичергән шундый парларның берсе. Аларның 45 еллык гомер тарихларына күз салып, язарга утырсаң, үткәннәрен бер генә кәгазь бите дә сыйдыра алмас иде.
Бер-берсенең язмышларын уртак бәйләгән көннән соң да инде 45 ел гомер үтеп киткән. 45 ел бергә гомер итү бәхете кемгә генә тия икән? Бу бит — бер кеше гомере. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә — үзе бер мәртәбә! Әтием белән әнием Татар Баганалысы авылында туып, бер чишмәнең саф суын эчеп, яшел хәтфә үләнле су буйларында, гөлчәчәкле болыннарында уйнап үсәләр. Кечкенә вакыттан ук бер-берсенә тартылган күңелләр яшүсмер чорында саф мәхәббәткә бөреләнеп, чәчәк ата.
Моннан 45 ел элек, 1979 елның 7 декабрендә, бөтен дөнья ап-ак карга күмелгәндә, әнием әтиемнәр йортына килен булып төшә. Үзләре әйтүенчә, һәр эштән тәм һәм ямь табып, тормышның кадерен белеп яшиләр.
Бүген алар икесе дә лаеклы ялда. Әмма кул кушырып утырмыйлар, тырышып, матур итеп дөнья көтәләр. Әнием лаеклы ялда булса да, авыл китапхәнәсендә, китапханә методисты буларак үзенең эшен дәвам итә. Йорт-тирәләренең төзеклеге, күркәмлеге биредә уңган хуҗалар яшәгәнлеген күрсәтеп тора. Тәрәзә төпләрендә үскән берсеннән-берсе матур чәчкәле гөлләр дә өйгә тагын да ямь өсти. Бер-берсенә булган сөю хисләре әле дә аларның йөзләрендә балкый, һәрчак елмаеп һәм яратып карап кына сөйләшәләр, аларга сокланмау мөмкин түгел. Аларның тормыш юлы күпләргә, балаларына, авылдашларына үрнәк булып тора.
Тату гаиләнең мәхәббәт җимешләре булып дүрт кыз бала дөньяга килә. Дүртесенә дә яхшы тәрбия һәм югары белем биреп, зур тормышка аяк бастыралар. Бүгенге көндә аларның тормышларына куанып, оныклар сөеп гомер итәләр. Биш вакыт намазларын да калдырмыйлар алар.
— Балалар белән көнгә икешәр-өчешәр мәртәбә сөйләшеп торабыз. Аллаһка шөкер, инсафлы, тәртипле, эшчән булып үстеләр. Бәхет өчен тагын ни кирәк, — диләр алар.
Һәр кергән кешене чәй эчерми чыгармыйлар — шундый йола. Чәй эчкән арада: «45 ел бергә бәхетле гомер итүнең серен ачыгыз әле?» — дип сорадым.
— Бер-береңне тыңлап, юл куеп яшәү — иң мөһиме ул, балам! Үз горурлыгыңны бераз тоеп, иптәшеңнең сүзен дә тыңлап, киңәшләшеп яшәргә кирәк. Авырлыкларны бергә кичергәндә генә бер-береңнең кадерен аңлыйсың. Безнең дә төрле чаклар булгандыр инде, балам. Тормыш бит ул. Сабыр була белергә кирәк. Әниегез бик уңган, тырыш кеше, — дип, сүзен дәвам итте әтием.
— Эш, гаилә, балалар үстерү, шатлыклы да, кыен да булган мизгелләре белән гомернең узганы да сизелми. Яшь чакта ничек тә үтә, олыгайган көннәрдә бер-береңә тагын да ныграк кирәк булуыңны аңлыйсың, — ди бәрәкәтле гомер юлын сокланырлык итеп узган әнием.
Гомерләре буена изге юлдан барган, тормыш авырлыкларыннан сынмаган-сыгылмаган әти-әниебезгә без чиксез рәхмәтлебез. Алар безнең өчен зур бер өлге, балалары, оныклары өчен үрнәк булып тора. Бер-берегезгә булган җылы хисләрегез олыгайган көннәрегездә дә югалмасын, иңне-иңгә куеп, 45 ел тату гомер кичергән кебек алга таба да пар канатларыгыз каерылмасын, балалар игелеген күреп озак еллар гомер кичерергә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен сезгә.
Әйе, арабызда ярату, тугрылык, сабырлык белән тигез гомер иткән, күпләргә өлге булырдай әти-әнием кебек парларның
булуы сөендерә. Аларга бүгенге көндә бәхетле булу өчен күп кирәкми. Бары тик 45 ел элек кабызган гаилә учаклары сүнмичә, балаларының һәм оныкларының күңел җылысын тоеп яшәү дә җитә.
Әти -әни, без сезгә тигез, бәрәкәтле, бәхетле гомерләр телибез, исән-сау безне сөендереп озын-озак яшәгез.Сез безгә кирәк, сез безгә терәк. Без сезне яратабыз!
Айгөл Һадиева, Чистай шәһәренең 2нче филиал китапханәсе методисты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев