Татар Баганалысы авылындагы «Авылым тарихы» музеенда кызыклы экспонатлар саклана
Шулар арасында Гандәлип Билалетдин кызы Җаббарованың истәлекле әйберләре урын алган
Гандәлип апа 24 яшендә 2 бала белән тол кала. Илебезгә ябырылган 1941 елгы сугыш башлана. Бөтен хыяллары чәлпәрәмә килә. Ире Баһман абый сугышка китә.
Ни кызганыч, Баһман абыйга сугыштан исән кайту насыйп булмый. Смоленскидан бер генә хаты килә. Никадәр генә көтсәләр дә, башка хат килми. «Хәбәрсез югалды» – дигән җан өшеткеч хәбәр генә килеп ирешә.
Шушы көннән башлап толлык һәм ятимлек башлана. Көчле рухлы Гандәлип апа бер эштән дә курыкмый, авыр тормыш йөген ирләр кебек үз җилкәсендә күтәрә.
«Улларым ятимлекне тоймасыннар», – дип бер нидән дә куркып тормый. Көндез колхозда эшләсә, төнлә шәлләр, оекбашлар, бияләйләр бәйли. Шуларны «Утыз Имәнле» базарына барып сата. Саткан акчага улларына яшел гармун алып бирә. Ике улы да гармунда бик матур уйнарга өйрәнә. Бер генә бәйрәм дә алардан башка үтмәгән. Фотода шул еллардан бирле сакланган яшел гармун.
Ак ефәк шәл Гандәлип апаның үзенеке, нинди кадерле истәлекләр... Фотода өстенә ябынган шәл бүген «Авылым музеенда» саклана.
Фотолар Татар Баганалысы авылы китапханәсе социаль челтәреннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев