Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ташкабактан аш-пюре

Ташкабак күпләп өлгергән чорда күпләрне, мөгаен, аны нишләтеп була дигән сорау борчыйдыр. Төрле ризыклар әзерләп карыйсың, туганнарыңа өләшәсең, туңдырасың, ә ташкабак әле барыбер кала. Сезгә кызыклы вариант – аш-пюре тәкъдим итәбез. Ул тәмле дә, файдалы да!

Кирәкле ингредиентлар:

Суган, кишер, бәрәңге, ташкабак, сарымсак, тәмлеткечләр, йомшак сыр.

Шулай ук аш пешерү өчен калын төпле чүлмәк кирәк булачак. Анда май салып, суган һәм кишерне кыздырабыз. Аннары шакмаклап туралган бер-ике бәрәңге өстәп, 1-2 минут кыздырабыз.

Шуннан соң шакмаклап туралган кабак өстәп, су яки шулпа салабыз, әмма су яшелчәләрне капламаска тиеш, чөнки ташкабак үзе дә сусыл. Кайнап чыккач, капкач белән каплыйбыз.

Яшелчәләр әзер булганчы пешерәбез.

Яшелчәләр пешкәч, 2 тырнак сарымсак, тәмлеткечләр һәм йомшак сыр өстәргә кирәк. 1 минут пешерергә. Шуннан соң тоз, кара борыч өстәргә.

Блендер белән пюре хәленә килгәнче изәргә. Тагын 2 минут кайнатып алырга.

Ашны сохари белән бирәбез. Бик тәмле килеп чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев