Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ташкабактан торт

Хуҗабикәләр колагына

Сезгә, газета укучыларыбыз, ташкабактан бик тәмле торт рецептын тәкъдим итәсем килә.

Ташкабактан торт пешерү өчен уртача зурлыктагы ике яшь ташкабакны угычтан уарга һәм артык согын сыгып алырга кирәк. Шуның өстенә 3 йомырка, 1,5 стакан сөт, тоз, кара борыч салырга һәм яхшылап болгатырга кирәк. Аннары якынча 10-12 кашык өеп он өстәп яхшылап бутарга. Камыр коймак камыры кебек куелыкта килеп чыгарга тиеш.

Табаны җылытып, үсемлек мае сыларга һәм камыр порциясен салырга. Камырны кашык белән таба төбе буенча тигезләргә, белен формасын бирергә. Бу беленнәр ташкабак тортының коржлары булачак. Коржларны ике яктан да берничә минут алтын төскә кергәнче кыздырырга кирәк. Коржлар әзерләнгән арада, «крем» ясап куярга мөмкин. Крем бик тиз әзерләнә. Аның өчен якынча 250 грамм каймак яки майонезга берничә өлеш вакланган сарымсак, яшел тәмлеткечләр, әз генә кара борыч салырга кирәк. Коржлар әзер булгач, аларны суытырга. Аннары корж араларына әзер кремны сылап чыгарга кирәк. Ташкабак тортын помидор кисәкләре, яшел тәмлеткечләр белән бизәргә мөмкин. Әзер ташкабак тортын табынга куяр алдыннан суыткычта тоту мәслихәт. Тортны кисәкләргә бүлеп, табынга чыгарыгыз. Тәмле булсын!

Эльвира Беспалова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев