Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тармакның уңышы - сыйфатлы азыкта һәм заманча технологияләрдә

Терлекчелек авыл хуҗалыгының мөһим тармагы булып тора. Анда кирәкле һәм ихтыяҗ булган азык-төлек продуктлары җитештерелә.

Аның үсешенә аерым игътибар бирелә. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тармакның төп күрсәткечләрен арттыру буенча үз алдына бурычлар куя­лар. 2020 елда районда терлекчелек тармагын үстерү йомгак­лары турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский сөйләде.

– Безнең районда терлекчелек белән «Луч», «Агро L», «Акбулат», «Молко», «Чистай Агро» кебек авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм 27 фермер хуҗалыгы шөгыльләнә. Савым буенча нәтиҗәләр 2019 ел дәрәҗәсендә калды һәм 23 мең тоннага якын тәшкил итте. Ит продукциясе җитештерү буенча күрсәткечләр аннан алдагы ел дәрәҗәсеннән 7 процентка кимрәк. Әмма моның объектив сәбәпләре бар. Районның бер предприятиесенә кергән яңа инвестор сөт терлекчелеге белән генә шөгыльләнергә карар кылды. Ит продукциясе өчен симертүдә булган терлекләр шунда ук сатылды, хәзер хуҗалык савым сыерлары үрчетә, – дип билгеләп үтте Александр Ромадановский.

Үрчем буенча күрсәткечләр шулай ук 2019 ел дәрәҗәсендә кала. Ел башына районда 5170 бозау исәпләнә иде. Савым сыерларының баш саны аннан алдагы ел дәрәҗәсендә сак­ланса, ит токымлы мөгезле эре терлекләр саны шактый арткан.

– Фермерлар буенча җитештерү күрсәткечләрен карасак, барлык юнәлешләр буенча үсеш билгеләп үтәргә мөмкин. Фермер хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләр саны ел башына 253 башка арткан, шуларның 120се – савым сыерлары. 2019 ел дәрәҗәсенә сөт җитештерү – 30 процентка, ит җитештерү 26 процентка артты, – дип йомгак ясады Александр Александрович.

– Терлекчелек юнәлешендәге фермер хуҗалыкларын үстерүгә төрле дәүләт ярдәме программалары булышлык итә. Быел безнең районда анда катнашырга теләүчеләр бармы?

– Хәзер бу юнәлештә актив эш алып барыла. Быел «Агростартап» һәм «Гаилә терлекчелек фермалары» программалары гамәлдә булачак. Бүгенге көндә безнең районнан анда 17 кеше катнашырга планлаштыра. Авыл кешеләренең проектлары программаларның шартларына һәм таләпләренә туры килә. Хәзер алар кирәкле барлык документларны әзерлиләр. Теләүчеләр арасында узган ел катнашучылар да бар. Әмма документлар буенча кисәтүләр булу аркасында алар дәүләт ярдәме акчасын ала алмаган иделәр. Әмма алар бирешмиләр, барлык кимчелекләрне бетереп, быел катнашырга әзерләнәләр.

– Соңгы вакытта терлекчелек тармагына цифрлы технологияләр кертүгә зур игътибар бирелә. Безнең районда бу мәсьәлә белән хәл ничек тора?

– Бу юнәлештә «Чистай» («Молко») агрофирмасында зур эш башкарылды. Хуҗалыкта көтүлекләр, ашату белән идарә итү программаларын гамәлгә керттеләр, терлекләрне идентификацияләү буенча эшли башладылар. Быел алар үз комплексы территориясендә азык үзәге төзергә планлаштыралар.  Зур стационар туглагычка хайваннар рационы нигезендә барлык азык компонентлары салыначак һәм җентекләп болгатылачак. Мондый үзәкне гамәлгә кертү баланслы ашату исәбенә продуктлылыкны арттырырга һәм терлек азыгының чыгымын киметергә мөмкинлек бирәчәк. «Агро L» хуҗалыгында шулай ук көтүлекләр һәм ашату белән идарә итү программаларын гамәлгә кертү перспективалары карала, терлекләрне идентификацияләүне бозаулардан башларга планлаштыралар. Эре предприятиеләрдән соң башка авыл хуҗалыгы берләшмәләренә дә цифрлы технологияләрне кертә башлыйбыз. Әлбәттә, моны эшләү җиңел булмаячак, чөнки бу зур финанс чыгымнар таләп итә. Ә хуҗалыкларда акча юк икән, аларга кирәкле сумманы җәлеп итәргә туры киләчәк. Әмма телибезме-юкмы, без барыбер моңа киләчәкбез. Чөнки нинди дә булса продукцияне заманча ысуллар белән җитештерә башласаң, аның үзкыйммәте дә үзгәрә, табыш та башка булачак.

– Узган ел ахырында республиканың бер районында туберкулез авыруы ачыкланган иде. Безнең районда мондый күңелсез хәлләргә юл куймас өчен нинди чаралар күрелә?

– Барлык сезонлы профилактик чаралар график буенча үткәрелә. Елга ике тапкыр анализ ясала. Әгәр нинди дә булса авыру булуга шикләнелгән хайваннар ачыкланса, аларда мәҗбүри рәвештә диагностик проба алына һәм җентекләп тикшерелә. Авыру расланса, терлек тиз арада юк ителә. Югыйсә ул хуҗалыкка җитди зыян китерергә мөмкин.

– Узган ел терлекчелек тармагында эш нәтиҗәләрен ничек бәялисез?

– Узган ел шактый тотрык­лы булды. Сөт, ит җитештерүдә иң мөһиме – азык базасы. Бу планда узган ел начар булмады. Хуҗалыклар кулай агротехник срокларда терлек азыгы әзерли башладылар. Кайбер хуҗалыклар үләнне ике-өч кат чабып, терлек өчен печән әзерли алдылар. Хуҗалыклар үзләрен азык белән тулысынча тәэмин иттеләр һәм кышлауга яхшы база тупладылар. Узган ел шулай ук модернизацияләү, яңа технологияләр кертү планында да эш яхшы башкарылды.

– Киләсе елга нинди бурычлар куелды?

– Иң мөһиме – барлык җитеш­терү күрсәткечләре: сөт, ит, терлекләр саны буенча үсеш тәэмин итү. Шулай ук бу елга хайваннарны идентификацияләү системасын кертү эшен дәвам итү бурычын куябыз. Перспективалы «Агро L» һәм «Чистай» агрофирмасы предприятиеләренә зур өметләр баглыйбыз. Ел дәвамында алар үз идеяләрен һәм планнарын тормышка ашыра алырлар дип ышанасы килә. Әгәр алар уйланган барлык эшләрне башкарып чыкса, бу терлекчелектә җитди алга китеш булачак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев