Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тарихи йортлар ныклы карау таләп итә

...

Шәһәребезнең тарихы үзенчәлекле һәм бай… Нәкъ менә шулар аны танымаслык итәчәк һәм бирегә килүче туристларны күбәйтәчәк тә инде. Чис­тай белән нәкъ менә шулай. Тарихи үзәк аңа аерым бизәкләр өсти. Сәүдәгәрләр утарлары, җәмәгать биналары — классицизм, эклектика, модерн стилендә торак, гражданлык, культ һәм сәүдә-сәнәгать архитектурасы һәйкәлләре XIX гасыр башыннан алып үзгәртелмәгән хәлдә сак­ланган. Чистай — Татарстан тарихи-мәдәни мирасының иң мөһим үзәкләренең берсе. Анда 140 мәдәни мирас объекты һәм 250дән артык археология һәйкәле бар.
Тарихи йортларны аерым карау кирәклеген барыбыз да яхшы аңлый.

— Әйе, шәһәрдә буш йортлар аз түгел. Алар тарихи мирас объектлары һәм архитектура кыйммәтенә ия, шул ук вакытта хуҗалары булган йортлар да аз түгел, — дип билгеләп үтә муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов. — Бу биналарның күбесе тарихи үзәктә урнашкан. Шуларның берсендә офис бүлмәләре, ә икенчесендә кафе һәм кибетләр, мәдәният учреждениеләре, күпфатирлы йортлар… Аларның тышкы кыяфәтләре яхшы хәлдә, димәк, аларның хуҗалары бу мәсьәләгә җитәрлек игътибар бирәләр, шул ук вакытта тарихны саклауга нык өлеш кертәләр дигән сүз.

Чыннан да, үзәк урамнар буйлап йөргәндә тарихи биналарның буялган, төзекләндерелгән фасадларын күрергә мөмкин. Мәсәлән, күптән түгел генә Ленин урамында берьюлы берничә йорт төзекләндерелде. Болар 2а, 35, 37, 40, 41, 59, 85, 89 номерлы йортлар.
Без үзәк мәйданда урнашкан һәм һәрвакыт шәһәребез кешеләре һәм кунаклары алдында булган биналарның берсенең хуҗасы белән сөйләштек.
— Озак еллар инде Ленин урамы 35 йорт адресы буенча урнашкан бинаның беренче катында «Таверна» кафесы эшләп килә, — дип сөйли шәхси эшмәкәр Екатерина Лавренова. — Без һәрвакыт бинаның тышкы кыяфәтен тәртиптә тотарга тырышабыз. Бу бит, шулай әйтергә яраса, безнең бинаның «йөзе». Җитмәсә, бу мәдәни мирас объекты, шәһәр уртасында урнашкан. Шуңа күрә дә без ремонт эшләре үткәргәндә бу аспектны истә тотабыз, бина архитектура таләпләренә туры килсен өчен җаваплы ведомстволар белән килештерәбез.
Екатерина Андреевна сүзләре буенча, кафе еш кына туристлар кабул итә. Биредә булучы кунаклар шәһәребезнең тарихи объектлар белән үзенә җәлеп итүен һәм үзенчәлекле булуын әйтәләр.
Ленин урамы 40 йорт буенча да быел җәен фасадны ремонтладылар. Икенче катта кешеләр яши, анда фатирлар урнашкан. Хезмәт күрсәтүче оешма булып «Елгачылар» идарәче компания­се тора.
— Фасадны без агымдагы ремонт вакытында яңарттык. Объект тарихи үзәктә булу сәбәпле, буяу эшен архитектура бүлеге белән килештереп башкардык, — дип сөйли идарәче компания җитәкчесе Дмитрий Тюрин.
Муниципалитетта фасадларны яңарту дәвам итәчәк дип хәбәр иттеләр.

— Фасадларны һәм тәрәзәләрне яңарту башкарылган эшләрнең төп аспектларының берсе. Ремонт эшләре ярдәмендә корылмалар заманча тышкы кыяфәт алалар, бу исә шәһәрлеләр һәм туристлар ягыннан уңай кабул ителә, — дип аңлатма бирделәр шәһәр муниципалитетында. — Без йорт хуҗаларын эшләрен шулай дәвам итәргә чакырабыз. Барыбыз да бергәләп шәһәребезне тагын да матуррак итик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев