Тарих агышы һәм кешенең формалашуы (дәвамы)
Без газета укучыларыбызны Мисыр кешесе Ибраһим Зәйналәбедин Әхмәтнең очерклары белән тныштыруны дәвам итәбез. Ул үзенең гаиләсе белән безнең шәһәрдә яши һәм эшли, инглиз һәм гарәп телләре укыта. Әлеге мәкаләсендә автор кеше һәм киләчәк цивилизациясе турында философларча фикер йөртә, барлык милләт кешеләрен берләштерүче әхлакый кыйммәтләр турында уйланырга чакыра. Бу «Көнчыгыш күзлегеннән Россия» рубрикасыннан өченче язма.
Алар миллионнарча еллык ерак галактикалар һәм йолдызларның шартлавын күзәткәннәр, бу шартлаулар яңа йолдызлар, галактикалар тууга һәм галәмнең киңәюенә китергән.
Изге Коръәндә шулай ук бу мәсьәлә ачык итеп телгә алына.
Кешенең структурасына килгәндә, шунысы билгеле: нәкъ менә каршылыклар аша әйберләр бер-берсеннән аерылып торалар. Капма-каршылыклар аша барлык әйберләр бергә кушыла һәм тәмамлана –яхшылык явызлыкны тулыландыра һәм яхшылыктан башка явызлык юк. Нәкъ шулай ук ялган һәм гаделсезлек дөреслектән һәм даими көчтән башка була алмый. Киресенчә, яктылыксыз караңгылыкның яшәве дә, мәгънәсе дә юк. Кара һәм ак, байлык һәм ярлылык, гаделлек һәм гаделсезлек, шулай ук ачлык, муллык һәм чәчәк ату — болар барысы да капма-каршылыклар фәлсәфәсен тәшкил итә, ул кешелек дөньясын һәм тарихны һәр дәвердә төзүне төгәлли. Ләкин хәзер, глобальләшү чорында булган хәлләр — ул ялган деструктив идеяләрне күчерү, аларны Көнбатыш дөньяга, бер күзле кеше кебек, хакыйкатькә бер күзлектән карап, көчләп тагарга тырыша. Демократия, абсолют ирек һәм хокук буларак карашларны көчләп тагу — барыннан да элек бу әхлакый кыйммәтләрне, гаилә мөнәсәбәтләренең мәгънәсен, дин һәм бердәм бергәлек рухын җимерә торган гомосексуализм һәм әхлакый таркалу идеяләрен таратуга кагыла. Шуңа күрә без күп катлы йортлар төзер алдыннан яңа кеше формалаштыруга чакырырга тиешбез. Борынгы заманнарда таш архитектура сәнгате, төзелеш һәм инженерия кебек башка цивилизацияләрне символлаштырган. Шуңа күрә хәзерге кеше ышануларны һәм диннәрне җимермичә, гаилә һәм җәмгыятькә мәхәббәтне яктыртучы кыйммәтләргә нигезләнеп яңадан формалашырга тиеш. Әгәр бер гаилә үзгәртеп төзелә икән, җәмгыять тә үзгәрә. Хәзер кеше бер үк вакытта яхшылык һәм яманлык чыганагы булып тора. Күп кешеләр дөньяның йөзен һәм аның язмышын үзгәртергә тели, ләкин беркем дә беренче чиратта үзен үзгәртергә теләми. Үлемгә китерүче технологик чаралар нәтиҗәсендә без интеллектуаль һәм рухи яктан бозык кеше формалаштырачакбыз.
Бу цивилизациянең тарихы беткәч, кеше яңадан борынгы халәтенә кайтачакмы? Бу кешенең сәләте, хәбәрдарлыгы һәм интеллекты дәрәҗәсенә һәм башка цивилизацияләрдән өйрәнүенә бәйле. Әгәр без тарихка объектив һәм нейтраль күзлектән, фанатизм һәм арттыруларсыз карасак, без һәр цивилизация тәмамланырга һәм башка цивилизация, империя яки югары держава белән алыштырылырга тиеш дип әйтәбез. Тормыш асылы һәм тарихның барышы шундый. Борынгы гарәп мәкалендә әйтелгәнчә: «Кош очканда һәм күтәрелгәндә очкан кебек үк аска төшә». Бу күтәрелеш ысулы, сәбәпләре һәм механизмы һәр цивилизациянең таркалу һәм үсешенең ахыры сәбәпләренең берсе кебек үк булачак дигәнне аңлата. Технологияләргә нигезләнгән безнең заманча цивилизация шулай ук бервакыт куркыныч зарарлы технологияләр белән юкка чыгарылачак һәм бу процесс Беренче бөтендөнья сугышы чорыннан башланды инде. Мисал өчен, борынгы цивилизацияләр яшәүдән туктаган, чөнки алар сугышлар яки башка илләр оккупациясе ярдәмендә экспансиягә нигезләнгән булган, аларның кайберләре акрынлап руханилар, идарә итүче сыйныф арасындагы эчке конфликтлар аркасында җир йөзеннән юкка чыккан. Моннан 15 мең ел элек барлыкка килгән фиргавеннәр цивилизациясе дә фән, медицина, архитектура, астрономия, борынгы мисырлылар тарафыннан калдырылган, бүгенге көнгә кадәр ахыргача өйрәнелмәгән могҗизалар һәм серләр алга киткән булуга карамастан, түбән тәгәрәү белән тәмамланган.
Кеше асылына килгәндә, аны классификацияләргә һәм 4 төп типка бүләргә мөмкин. Беренче тип — акыллы кеше, ул бары тик үз хаталарында һәм шәхси тәҗрибәсендә генә өйрәнә. Икенче тип — рациональ, акыллы кеше, ул үз хаталарыннан һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең
тәҗрибәсеннән өйрәнә, ул һәрвакыт үз-үзен үстерүгә омтыла. Өченче тип — акыллы һәм зирәк кеше. Ул тиз өйрәнә, башкаларның киңәшләрен тыңлый һәм тәҗрибәләренә таяна, тарихны өйрәнә, белемгә һәм камиллеккә омтыла торган кеше. Бу тип бик уникаль һәм сирәк очрый. Дүртенче тип — алдагы барлык характеристикаларга капма-каршы булган надан яки фанатик кеше. Ул беркайчан да үз хаталарында өйрәнми, үсми, ул шәхси ләззәтләр, теләкләр колы. Артык ләззәт һәм абсолют ирек интеллектуаль таркалуга, милләтләрне һәм бөтен халыкларны юк итүгә китерә. Көнбатыш цивилизацияне анализлаганда, шәһәрләр, күп катлы йортлар үсешенә һәм төрле өлкәләрдә зур техник алгарышка карамастан, кеше безгә рухи яктан бозылган булып күренә. Бу дин һәм гаилә кыйммәтләренең ролен киметү, чикләүләрсез һәм стандартларсыз әхлак иреген һәм тышкы дөньяга ачыклыкны пропагандалау нәтиҗәсе.
Гаиләдә һәм җәмгыятьтә игелекле һәм үрнәк алырлык кешеләрнең булмавы кешелек дөньясын юкка чыгара.
Шулай итеп, җәмгыятьләрнең, борынгы һәм хәзерге цивилизацияләрнең таркалуы турындагы хакыйкать табигате буенча абсолют ирек өчен җимерүгә һәм сугышларга омтылучы һәм башка халыкларның әхлакый кыйммәтләренә зыян китерүче кешенең үзеннән гыйбарәт. Һәм бу безнең цивилизациянең киләчәгенә пессимистик караш түгел, ә һәр чор фактларына һәм вакыйгаларына нигезләнгән киләчәккә реалистик караш.
Ибраһим Мостафа
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев