Тәрбияче бераз тылсымчы булырга тиеш
Күп балалы әни һәм тәрбияче Кира Елендеева яраткан һөнәренең нечкәлекләре турында сөйләде
27 сентябрьдә Россиядә Тәрбияче һәм барлык мәктәпкәчә хезмәткәрләр көне билгеләп үтелә. Бәйрәм алдыннан без әлеге һөнәр иясе Кира Елендеева белән аралаштык, ул 1нче номерлы балалар бакчасында 12 ел эшли. Кира Сергеевна көн саен нәни һәм кызыксынучан сабыйлар белән аралаша һәм алар белән бергә ниндидер яңа нәрсәләр белә. Аның эш көне һәрвакыт кызыклы вакыйгалар белән тулган.
— Мин педагоглар гаиләсендә туып-үстем: әнием — филолог, әтием химик-биолог иде, шуңа күрә һөнәр сайлавым алдан билгеләнгән иде. Мин балачактан педагог булырга хыялландым, — дип уртаклаша язма героебыз.
Кира Сергеевна Түбән Кама педучилищесын, аннары Чаллы дәүләт педагогика институтын тәмамлаган.
Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, ул башлангыч сыйныфлар укытучысы һәм элеккеге Пионерлар йортында өстәмә белем бирү педагогы булып эшләгән. Хәзерге вакытта аның гомуми педагогик стажы 36 ел тәшкил итә.
— Улым тугач, балалар бакчасына тәрбияче булып урнаштым. Вакытлыча гына дип уйлаган идем, әмма эш мине шулкадәр мавыктырды, әле дә яраткан эшем белән шөгыльләнәм, — дип билгеләп үтә педагог.
Героинябыз сүзләренә караганда, эш аңа бик ошый, тәрбияче булу алай ук катлаулы да түгел икән. Билгеле бер тәҗрибә, ныклык һәм даими үсү җитә.
— Яхшы тәрбияче булу өчен балаларны яратырга, мәрхәмәтле, әмма таләпчән булырга кирәк. Педагог дөньяга балалар күзе белән карарга, аларның эчке дөньясын күрергә тиеш.
Кира Сергеевна хәзер чыгарылыш төркемендә, 6 яшьлек балалар белән эшли. Малайлар һәм кызлар кечкенә булмаса да, барыбер бик активлар.
— Балаларны ничек кызыксындырырга һәм тыңлатырга? — дип сорадым әңгәмәдәшемнән.
— Тәрбияче таләпчән, ләкин йомшак күңелле булырга тиеш. Балалар һәрвакыт педагогның ярдәмен һәм аның таяныч булуын тоярга тиешләр. Тәрбиячегә шулай ук бераз тылсымчы булырга һәм уку материалын кызыклы, танып белү уены рәвешендә тәкъдим итә белергә кирәк. Ул чагында сез уңай нәтиҗәгә ирешә алачаксыз, чөнки балалар бик теләп эшкә керешәчәкләр.
— Кира Сергеевна, эш вакытында нинди дә булса кызык хәлләр килеп чыкканы бармы? Балалар белән моңсуланырга вакыт юктыр.
— Мин сезнең белән килешәм, балалар белән эшләү җиңел түгел, әмма күңелле. Кызык очраклар бик күп була. Мәсәлән, бәйрәмнәрдә төрле әкият геройларын уйнарга туры килә. Бәйрәмнән соң балалар килеп, мине таныганнарын, әмма беркемгә дә бу хакта әйтмәгәннәрен сөйлиләр. Менә шундый яшертен эш итүчеләр, — ди шаяртып тәрбияче.
Сүз уңаеннан, бәйрәмгә Кира Сергеевна башка тәрбиячеләр белән бергә әзерләнә. Алар залны матур итеп бизиләр, декорацияләр ясыйлар. Аннары педагоглар малайларга һәм кызларга рольләр бүлеп бирәләр, алар белән бергә шигырьләр һәм җырлар ятлыйлар. Бәйрәмнәргә әзерлек процессы күп вакыт һәм көч таләп итә, әмма чаралар бик эчтәлекле һәм кызыклы үтә. Тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре бәйрәмгә килгәч, барлык чыгышларны сокланып карыйлар һәм балалары өчен сөенәләр.
Тәрбияләнүчеләр шулай ук төрле олимпиадаларда һәм конкурсларда катнашалар, призлы урыннар алалар. Бу айда тәрбияләнүче Камилә Юмангулова «Кечкенә шедеврлар» рәсемнәр буенча муниципаль олимпиадада катнашып, «Табигый үрнәктән агач» номинациясендә җиңүче булган. Кира Сергеевна балаларга ярдәм итә һәм алар белән бергә уңышларына һәм җиңүләренә сөенә. Моннан тыш, безнең героиня даими рәвештә педагоглар өчен оештырыла торган төрле конкурсларда һәм проектларда катнаша. Әмма болар барысы да эшкә бәйле. Ә педагог буш вакытын ничек үткәрә?
Буш вакытын тәрбияче бөтенләй башкача үткәрә. Кира Елендеева шәхси йортта яши, шуңа күрә аны еш кына бакчада күрергә мөмкин. Анда ул табигать белән гармониядә яши, чәчәкләр һәм башка үсемлекләр үстерә. Ул әйләнә-тирә дөньяның матурлыгы белән ләззәтләнергә яратуын билгеләп үтә.
Шулай ук Кира Сергеевна гаиләсе белән вакыт үткәрергә ярата. Ире белән бергә алар балаларын лаеклы тәрбияләгәннәре өчен «Ата-ана даны» медале белән бүләкләнгәннәр. Бүләкләү Казан Кремлендә узган. Тәрбияче мондый медальне дүрт һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче
һәм гаилә институтын ныгытуда, балаларны тәрбияләүдә үрнәк күрсәтүче ата-аналарга бирүләрен сөйләде.
— Минем казанышларым һәм горурлыгым — ул минем гаиләм. Ирем белән өч кыз һәм бер ул үстердек. Безнең ике искиткеч оныгыбыз үсә. Гаиләдә бәхетле кеше иң бәхетле кеше икән.
— Әгәр вакытны артка борып, яшь чакка кайтып булса, үзегезгә нинди киңәш бирер идегез?
— Мин үземә бернәрсә дә киңәш итмәс идем, чөнки минем тормышым ничек булырга тиеш булса, шулай килеп чыкты дип саныйм. Мин яшәгән һәр мизгелдән канәгать.
— Сезнең хыялыгыз бармы?
— Әлбәттә, минем хыялым бар, ләкин ул чынга ашсын өчен аны сер итеп калдырам.
Ахырда Кира Сергеевна мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады.
— Ихлас күңелдән хезмәттәшләремне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм, бәхет, сәламәтлек һәм күңел тынычлыгы телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев