Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Таныш булыгыз, сезнең участковый!

Участковыйларның хезмәтен хаклы рәвештә Эчке эшләр бүлегенең йөзе дип атыйлар, чөнки нәкъ менә полициянең участок уполномоченныйлары шәһәр һәм районда яшәүчеләр белән тыгыз эшлиләр. Катлаулы хәлләрдә кешеләр беренче булып аларга мөрәҗәгать итәләр. Газетабыз битләрендә без Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең барлык участок уполномоченныйлары турында сөйләячәкбез.

Риназ Рәис улы Дәүләтшин – өлкән участок уполномоченные, полиция майоры. Ул 1нче, 2нче номерлы административ участокларга хезмәт күрсәтә. Алар Энгельс урамын, 177нче йорттан башлап 191нче йортка кадәр, Полющенков урамын, 26нчы йортка кадәр, Циолковский урамын, 2нче номерлы йорттан соңгысына кадәр (җөп як), 1нче номерлы йорттан 3нче номерлы йортка кадәр, Плодопитомник, Циолковский урамын, 5нче номерлы йорттан соңгысына кадәр (так як), Ак. Королев, Энгельс урамын 127-175нче номерлы йортларны колачлый.

Терәк пункт Чистай шәһәре, Энгельс урамы, 161-а адресы буенча урнашкан. Гражданнарны кабул итү сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 17дән 19 сәгатькә кадәр, шимбә көнне 15тән 16 сәгатькә кадәр үткәрелә. Тел.: 4-76-65, 8-999-758-07-85 телефоннары буенча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев