Таныш булыгыз: безнең конкурста яңа катнашучы!
Хөрмәтле газета укучылар! Сезне «Безнең күңел һәрчак яшь!» дип аталган фотоконкурсның чираттагы катнашучысы белән таныштырырга ашыгабыз.
УМАРТАЧЫЛЫК —АНЫҢ ЯРАТКАН ЭШЕ
Безнең конкурсант ханым Байзат умартачылык белән мавыга. Аның фотосы белән хат безнең электрон почтага Лада Поздеевадан килде.
«Байзат күңел өчен һәм пенсиягә бераз өстәмә акча булсын дип умарталыкта хезмәт итә. Анда ире белән бергә бал кортларын карау белән шөгыльләнәләр. Лаеклы ялга чыккач, ул бөтен вакытын бал кортларын карауга багышлый, аларны ярата һәм аларга сакчыл карый», — диелә аның хатында.
Исегезгә төшерәбез, «Безнең күңел һәрчак яшь!» конкурсы өлкән буын кешеләренә багышланган. Без өлкән яшьтәге кешеләрнең спорт белән шөгыльләнүләрен, җыр-биюләрен, бакчада эшләгәннәрен, нидер иҗат итүләрен, чигү-бәйләүләрен һәм башка эшләрдә актив катнашуларын чагылдырган фотографияләр көтәбез. Фотоларны алар үзләре дә, якыннары да җибәрә ала. Конкурста бер генә кеше яисә зур булмаган коллектив та катнашырга мөмкин. Үзенчәлекле фотолар хуплана. Фотодагы кеше хакында кечкенә генә язма да булырга тиеш.
Конкурска фотоларны бу елның 1 октябренә кадәр безнең chis2006@yandex.ru электрон почтасына «конкурска» дигән билге белән җибәрегез. Конкурсның барлык шартлары белән безнең сайттагы нигезләмәдә таныша аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев