Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Танылган хоккейчылар Чистай уенчыларына мастер-класс күрсәттеләр һәм аларның сорауларына җавап бирделәр

Боз спорт сараена Түбән Камадан танылган хоккейчылар килде. Түгәрәк өстәл артында «Нефтехимик» командасы сакчылары: Артем Сериков, Евгений Кашников, Никита Хлыстов һәм 8-10 яшьлек хоккейчылар катнашты.

«Ни өчен сез спортның бу төрен сайладыгыз?», «Сезнең көн тәртибегез ничек?», «Сез хоккейдан тыш нәрсә белән шөгыльләнәсез?», «Ничә шайба керттегез?» — балалардан хоккейчыларга шундый сораулар яуды.

Хоккейчылар кызыксынучан балаларның сорауларына зур теләк белән җавап кайтардылар, үзләре турында сөйләделәр, киңәшләр бирделәр. Яшь спортчыларның профессиональ хоккейчылардан автограф алу мөмкинлеге дә булды. Алар чиратлашып футболкаларын һәм фотографияләрен тотып хоккей командасы янына килделәр. Әлеге балаларның күзләрендәге шатлык, бәхет, соклануны аңлатып бетерерлек түгел иде!

— Үземнең ничек бәхетле булуымны сүзләр белән генә аңлатырлык түгел! Күңелдә уй-хисләр ташкыны! Мине һәрвакыт «Нефтехимик» уенчылары сокландырды. Мин аларның барлык матчларын карадым, алар белән күрешү күптәнге хыялым иде. Хыя­лым тормышка ашты! — дип тәэсирләре белән уртаклашты Марк Артуров. — Түгәрәк өстәл артында үземне кызыксындырган күп кенә сорауларыма җавап таптым. Әйтик, мине аларның нинди клубта уйнарга теләүләре, тренировкаларының ничек үтүләре кызыксындыра иде.
Түгәрәк өстәлдән соң хоккейчылар малайларга экипировкаларын киеп, бозга чыгарга әзерләнергә куштылар. Балалар дәртләнә-дәртләнә саклангыч кирәк-яракларын: тез-терсәк сак­лагычларны, күкрәкчә кияргә йөгерделәр. Бу әле бер катламы гына. Саклагыч киемнәр өстеннән майка, шорта һәм гет­ра киделәр. Саклагыч челтәр белән шлемнар кигәннән соң, тимераяк шнурларын ныклап бәйләп һәм кулларына кәшәкә алып, алар кыю рәвештә боз аренасына чыктылар.

Евгений, Артем һәм Никита малайларны шугалакта көтә иделәр инде. Ялкын һәм өермә төшерелгән кызгылт сары төстәге майкалар кигән «Торнадо» командасы бозга чыкты, аның артыннан «Кара пантералар» исемле икенче команда малайлары да бозга юнәлде. Алар кара сызык­лы кызыл төстәге һәм ярсыган пантера төшерелгән майкалардан иделәр.
Мастер-класслар вакыты да җитте. Хоккейчылар малайларга гади күнекмәләр күрсәттеләр, ә малайлар «укытучылары» артыннан кабатлап тордылар. Түгәрәктә әйләнеп, алар өйрәнгән күнекмәләрен ныгыттылар. Күнегүләр катлаулана барды, әмма малайлар туктап калмадылар, һәр күнегүне үтәп бардылар.

— Әлеге чаралар хоккейны популярлаштыру өчен үткәрелә. Без яшь буында спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт тәрбиялибез, — дип билгеләп үтә Никита Хлыстов.

— Мастер-классларда база әйберләрен күрсәттеләр һәм балаларны яңа алымнарга өйрәттеләр. Иң мөһиме, без балаларга онытылмас эмоцияләр бүләк итәр өчен килдек.
Мастер-класстан соң яшь хоккейчыларны чын уен көтте. Алар ике командага бүленделәр һәм бер-берсе белән ярыштылар. Бер команда уйнаганда, икенчеләре җанатарлар булды. Шулай чиратлашып дәвам иттеләр.

Бозда шайба өчен кызу көрәш барганда, Паша һәм Миша Тякмаевлар уен артыннан күзәттеләр һәм үзләре дә бозга чыгарга әзерләнделәр. Аралашканнан соң мин аларның «Кара пантералар» командасыннан булуларын аңладым. Һәр уенчының командада үз кушаматы бар.

— Командада минем куша­матым Пахан, чөнки мин Паша исемле, — дип сөйли яшь хоккейчы. — Тренерның безнең белән яхшы шөгыльләнүенә карамас­тан, мин профессионаллардан кыйммәтле тәҗрибә һәм онытылмас эмоцияләр алдым, алымнарны янә бер кат ныгыттым.

— Минем кушаматым Йоклаучы аю, чөнки мин йокларга яратам, — дип елмаеп сөйли аның туганы Миша. — Бүген минем өчен бик истәлекле көн булды, миңа финтлар, ягъни шайбаны аяк астыннан ничек бәреп булуы турында сөйләделәр. Минем өчен хоккейчыларның нәрсә белән тукланулары да кызыклы иде, түгәрәк өстәл артында нәкъ менә шушы сорауны бирдем дә.

Яшь спортчылар әлеге очрашуны җылылык белән ис­кә алачаклар. Боз сараенда тәрбияләнүчеләр һәм аларның тренерлары, Түбән Камадан килгән кунаклар истәлеккә бергә фотога да төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев