Танылган продюсер яшь талантлар өчен мастер-класс үткәрде
Мондый бүләкне «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры күләмле фестивальләрдә актив катнашучылар өчен ясады.
Сәхнәдә сөйләшкәннәргә кешеләр еллар буе өйрәнә. Әмма Тумановның бер мастер-классы да яшь артист күңелендәге дөньяны тамырдан үзгәртергә сәләтле. Сүзләрне дөрес әйтү, сөйләү рәвеше, фантазия, тамашачы белән аралашу – яңалык юк кебек тоелса да, таләпчән остаздан уңай бәя алу өчен зур эш башкарырга кирәк.
Номерны идеаль башлап җибәрү өчен, Чистайның яшь артистлары сәхнәгә унар тапкыр, хәтта күбрәк тә чыктылар.
Дмитрий Туманов артистның тамашачы белән элемтәсенә, сәхнәдә үзеңне дөрес итеп күрсәтүгә аерым игътибар бирде.
– Чистай балалары талантлы, әмма потенциалны үстерү өчен профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнергә кирәк. Чын артистның уңышы – 3 процент талант һәм 97 процент эш дип юкка гына әйтмиләр, – дип ассызыклады Туманов.
Остазның барлык таләпләрен үтәү өчен, егетләр һәм кызлар үз холыкларын күрсәтергә, ярты юлда бирешмәскә тиешләр иде. Һәм алар моны башкарып чыктылар. Балалар барлык кисәтүләргә тыныч карадылар, үз максатларына ирешүдә – танылган продюсердан уңай, саллы бәя алуда үҗәтлек күрсәттеләр.
Музыка мәктәбе укучысы Мария Чернышева сәхнәдә «Трава у дома» дигән җырны башкарды. Җырның кереш өлешен кыз, спикер фикеренчә, идеаль башлап җибәргәнче берничә тапкыр кабат җырлады. Унбиш минуттан соң барысы да килеп чыкты. Кыз беренче кушымтага кадәр җырлый алды, бу яхшы нәтиҗә дигән сүз! Генераль продюсерның катгый игътибары астында моны һәркем дә булдыра алмады.
– Кисәтүләр булды, әмма мин аларга үпкәләмәдем, ә игътибарга алдым. Хәзер җитәкчем Любовь Кононова белән хаталар өстендә эш алып барабыз. Мин сәхнәгә яхшы кәеф белән чыгарга, тамашачыга уңай энергияңне бүләк итәргә кирәклеген аңладым. Артык хәрәкәтләрне дә номердан төшереп калдырырга, чама белеп кенә хәрәкәтләнергә кирәк, – дип безнең белән уртаклаша Катя. – Минем күп тапкырлар чыгыш ясаганым булды. Иң яраткан конкурсым «Созвездие-Йолдызлык», анда мин инде 5 ел рәттән катнашам, 3 тапкыр җиңүче булдым. Дмитрий Александрович белән без таныш, аның мастер-классында катнашу бик күңелле булды. Миңа үсәргә кирәк, чөнки киләчәктә тормышымны иҗат белән бәйләргә телим.
Сәхнәдә актерлар уены да мөһим фактор булып тора. Малайларның һәм кызларның сәхнәдә хәрәкәтләрен, үз-үзләрен тотышын ТРның атказанган артисты, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтен куючы режиссер Дмитрий Платонов игътибар белән күзәтте.
– Яшь актерның иң киң таралган хатасы – игътибарсызлык. Сәхнәгә чыкканчы текст белән танышырга һәм анализ ясарга кирәк. Шуннан чыгып, дәртле яки тыныч җырларгамы, яисә бу урында бөтенләй дәшмичә калыргамы икәнлеге аңлашылачак, – диде Платонов.
Залда шулай ук «Наше время – Безнең заман» республика телевизион фестиваленең суперфиналында җиңүчеләр дә бар иде.
– Моннан кала тагын кайда без яңа тәҗрибә алачакбыз, – диләр Чистай үзәк район дәваханәсе медицина хезмәткәрләре. – Иҗат белән профессиональ рәвештә шөгыльләнергә безгә вакыт җитми, ә мондый мастер-класслар үсәргә ярдәм итә.
Дмитрий Александрович мастер-классны күңелле нотада тәмамлады. Ул билгеләп үткәнчә, «Созвездие-Йолдызлык» сәхнәсендә Чистай талантларын күрергә ул һәрвакыт шат. Эпидемиолок вәзгыять зур планнарны бозмаса, ул аларны киләсе елда көтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев