Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Талпаннар һөҗүм итә

Район территориясендә куркыныч бөҗәкләрнең беренче тешләү очраклары теркәлгән

Быел талпаннар сезоны гадәттәгедән иртәрәк башланды. Шуңа күрә ТР Түбән Кама гигиена һәм эпидемиология үзәге белгечләре паркларны, скверларны һәм зират территорияләрен акарицид эшкәртүгә керештеләр.

 

Беренче корбаннар ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән инде

Безнең районда талпан­нарның активлыгы апрель башында ук сизелде. Алар кадалуның берничә очрагы теркәлгән инде: күбесе – урманга баргач, калганнары – бакча участоклары территориясендә.

– Узган ел талпан активлыгының иң югары ноктасы соңрак башланган иде. 212 кадалу очрагы теркәлде, бу 2021 елга караганда, 2 тапкырга күбрәк. Талпан энцефалиты һәм боррелиоз белән зарарлану очраклары теркәлмәде, – дип хәбәр итә Роспотребнадзорның бүлек начальнигы Флюра Хәйруллина.

Уңай нәтиҗәгә карамастан, Чистай районы талпан энцефалиты һәм талпан иксод боррелиозы белән авыру буенча эндемик районга керә. Бу авырулар куркыныч, аеруча талпан энцефалиты, ул тулысынча сәламәтләнү яки инвалидлык белән тәмамланырга яки үлемгә китерергә мөмкин. 2021 елда тикшерелгән 107 талпанның 6сында талпан энцефалиты вирусы һәм 47сендә талпан иксод боррелиозы табылган.

Эшкәртү кайда алып барыла

Талпан кадалудан саклану өчен шәһәрнең җәмәгать урыннарында елына берничә тапкыр акарицид эшкәртү үткәрелә. Ул махсус киемдәге берничә кешедән торган бригада тарафыннан башкарыла. Санитар хезмәт куркыныч авыруларны таратучыларны юк итү өчен сертификаты булган препаратлар сатып ала. Салкын төтен генераторы һәм бөркегеч ярдәмендә үлән, агачларның аскы өлеше һәм куаклар, сукмак һәм асфальт юллар янындагы территория эшкәртелә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бөркелә торган матдә паразитларга гына тәэсир итә һәм хайваннар өчен агулы түгел. Ул парга әверелә, үсемлекләр арасына һәм җиргә үтеп керә, шул ук вакытта башка паразитларга, мәсәлән, чебен-черкигә тәэсир итә.

– Талпаннар агачтан кешеләргә сикерми. Алар анда бөтенләй яшәми. Кан суыручы бөҗәкләр, нигездә, биек үләндә яшиләр, дымлы, күләгәле урыннарны яраталар, – ди Флюра Сәлим кызы.

Чистайда талпаннарга каршы парк, сквер һәм зират территорияләре эшкәртелергә тиеш. Димәк, чистайлыларга урманда уяу булырга, ә бакча участокларын үзләренә эшкәртергә кирәк. Табигатькә чыгу сезонын корткычларның активлыгы кимегән эссе көннәргә кичектерү яхшырак булыр. Әмма талпаннарның активлыгы октябрьгә кадәр дәвам итә, шуңа күрә көзгә кадәр уяу булырга кирәк.

Талпаннар кемгә яный

Талпаннар хайваннарга да һөҗүм итә. Чистайда яшәүче Наталья үз песиендә берничә талпан тапкан. Чакырылмаган кунакларны ул, әлбәттә, йорт хайваны белән өенә кертми, ә аны ишегалдында эшкәртә.

– Песиләргә талпаннар куркыныч түгел диләр, ләкин мин барыбер паразитларны тиз арада чыгарырга булдым. Алдан ук махсус эскәк сатып алуым яхшы булды. Талпаннарны чыгардым һәм учакта яндырдым. Ә алар кадалган урыннарны антисептик белән эшкәрттем, – дип сөйли Наталья.

Тагын бер җирле хатын-кыз Любовь үзе дә паразит корбаны була язган. Бакчаны коры үләннән чистартканнан соң, төшке аш вакытында киеме өстеннән талпан үрмәлүен күргән.

– Башта мин аны кечкенә бөҗәк дип уйладым. Яхшылап карасам – талпан! Кулларым белән тотып алырга курыктым, участокка чыктым да, өстемнән кагып төшердем. Бары шуннан соң гына мин куркыныч бөҗәкне бакча киңлекләрендә йөрергә җибәргәнемне аңладым. Иремә шалтыратып, территорияне эшкәртү өчен махсус чара сатып алырга куштым, чөнки ял итәргә оныклар килә һәм аларның кунакта вакытта талпан эләктерүләрен теләмим! Дезинфекция үткәргәннән соң без бакчага ике көн бармадык, – ди хатын-кыз.

Тәнгә талпан кадалса, нәрсә эшләргә

Тәнгә кадалган талпанны мөмкин кадәр тизрәк чыгарырга кирәк. Бу никадәр тизрәк эшләнсә, куркыныч авыру китереп чыгаручы вирусның канга эләгү ихтималы кими. Иң яхшысы – талпанны алу өчен медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итү.

Мөрәҗәгать иткәндә медицина хезмәткәрләре кадалган бөҗәкне алырга һәм таләпләрне үтәп, аны лабораториягә тикшерүгә җибәрүне тәэмин итәргә тиешләр. Әгәр нинди дә булса сәбәпләр аркасында медицина учреждениесенә

мөрәҗәгать итү мөмкинлеге юк икән, талпан өстенә нәрсә дә булса тамызырга һәм үзеннән-үзе төшүен көтәргә кирәк түгел. Талпан төшмәячәк, ә канга авыру китереп чыгаручы вирусны кертүен дәвам итәчәк.

Тәнгә нык береккән талпанны махсус җайланма (эскәк) кулланып алу яхшырак. Шул ук вакытта тирегә кадалган борынчыгын өзмәскә тырышыгыз. Талпанны теләсә нинди ысул белән тотып, аны үз күчәре тирәли 360 градуска борыгыз һәм өскә тартып чыгарыгыз. Махсус җайланмалар булмаганда, талпанны җеп ярдәмендә тартып чыгарырга мөмкин (җепне борынчыгы тирәли бәйләргә һәм әйләндереп яки селкетеп, өскә тартырга). Бөҗәкне тартып алганнан соң, яраны йод яки спирт эремәсе белән дезинфекцияләгез. Тартып чыгарылган талпанны зыян күрмәгән, тере хәлдә сакларга кирәк. Дымлы мамык кисәге яки үлән белән тыгыз ябыла торган савытка (мәсәлән, пыяла флаконга) салырга, талпан үлгән очракта да шулай эшләргә кирәк. Лабораториягә китергәнче, бөҗәк салынган савытны салкынча урында сакларга. Алынган талпанны мөмкин кадәр тизрәк Чистай үзәк район дәваханәсенең травматология пунктына алып килергә кирәк.

 

Белү мөһим

Талпаннар тире җыерылып торган урыннарны (муен, култык асты, колак арты) яраталар, шуңа күрә урамда йөргәннән соң бу урыннарны беренче чиратта тикшерергә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев