Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Таҗик туе милли төсмер белән узды

ЗАГСта таҗик мәдәнияте элементлары белән никахлашу тантанасы узды.

 

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Чистайның Никахлашу сараенда таҗик мәдәнияте элементлары белән никах теркәлде.

Элек-электән үк Татарстанда, аерым алганда, Чистай районында, күпсанлы халыклар озак еллар дәвамында дус-тату яшиләр. Һәр халыкның үз теле, гореф-гадәтләре, йолалары бар, әмма бу күптөрлелек аларны берләштерә генә.

Чистайның Никахлашу сараенда узган таҗик мәдәнияте элементлары белән никахны теркәү – моның ачык мисалы.

Әлеге тантанада яшь парлар ның якын туганнары һәм дуслары гына түгел, ә Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, Чистай районында таҗик диаспорасы җитәкчесе, «Әнәс» мәчете имам-хатыйбы Әбүбәкр хәзрәт Азизов та катнаштылар.

Шөһрәтуллах һәм Хәкимәхон гаиләләрендә милли гореф-гадәтләрне һәм йолаларны хөрмәт итәләр. Нәкъ менә шуңа күрә рәсми рәвештә никахны теркәү алар таҗик мәдәнияте элементлары белән уздырырга теләгәннәр. Чистай районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Динара Җәләлова ярдәме белән алар моны тормышка ашыра алдылар.

Никахлашу тантанасы милли төсмер белән узды. Кияү һәм кәләш, гореф-гадәтләргә хас булганча, таҗикларның милли туй киемнәрендә иделәр, үзләрен тыйнак һәм сабыр тоттылар, әти-әниләре аларны байлык һәм муллык билгесе булган сый-нигъмәтләр белән каршы алдылар. Яшь пар махсус «пойандоз» келәменнән узды, ә өйләнмәгән егетләр, бер-берсен уздырып, келәмне тартып алырга тырыштылар. Моны башкаларга караганда тизрәк эшли алган егетнең тиздән туе булачак дигән ышану бар.

Кунаклар алдында Шөһрә туллах һәм Хәкимәхон гадәткә кергән сорауга кыска гына «Әйе!» дип җавап бирделәр, шул рәвешле үз мөнәсәбәтләрен рәсми теркәүгә ризалыкны расладылар һәм моны үз имзалары белән беркеттеләр. Күркәм гадәт буенча, өйләнешүчеләр тугрылык билгесе булган балдаклар белән алмаштылар.

Яшь парлар өчен никах укыту йоласы алдан үткәрелгән, ә бүген аларның гаиләсе юридик яктан расланды һәм ир белән хатынга беренче гаилә документын – никахлашу турында таныклык тапшырдылар.

Яшьләргә котлау сүзләре белән Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов мөрәҗәгать итте.

– Хөрмәтле кияү һәм кәләш, әти-әниләр һәм тантана кунаклары! Район башлыгы һәм шәхсән үз исемемнән сезне әлеге истәлекле вакыйга белән котларга рөхсәт итегез. Хәзер яңа гаилә барлыкка килде, без бу никахның Чистай җирендә теркәлүенә бик шат. Бер-берегезне яратыгыз, әти-әниләрегезнең кадерен белегез, үзара җылы мөнәсәбәтне саклагыз, – дип теләде Михаил Иванович һәм яшь парга истәлеккә бүләк тапшырды.

Чистай районында таҗик диаспорасы җитәкчесе Әбүбәкр хәзрәт Азизов та яшь гаиләгә үзенең теләкләрен җиткерде.

– Сезне законлы никахыгыз белән котлыйм. Аллаһы Тәгалә сезгә озын гомер, сәламәт балалар бирсен. Бәхетле булыгыз! – диде ул.

– Чистай районы – төрле милләт һәм дин вәкилләре, руслар, татарлар, таҗиклар һәм башка халыклар бер гаилә булып яши торган районнарның берсе. Без мондый никахларны теркәргә бик шат, яшьләрнең бәхетле булуларын телибез, – дип билгеләп үтте ЗАГС бүлеге җитәкчесе Динара Җәләлова һәм дуслык, халыклар бердәмлеге билгесе итеп яшьләргә эксклюзив китап бүләк итте.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу Чистай ЗАГСында милли мәдәният элементлары белән узган беренче генә никах түгел. Моннан элегрәк биредә рус һәм татар мәдәнияте элементлары белән никахлар теркәлгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев