Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Табигатьне бар гаиләләре белән саклыйлар

Степановларның күпбалалаы гаиләсе чүп-чарны сортларга аера, чишмәләрне чистарта, сыерчык оялары ясый һәм экологик уеннар оештыра

Степановларның күпбалалы гаиләсендә экологиягә аерым игътибар бирелә. Алар табигатькә зыян китермәскә дигән принцип белән яши һәм әйләнә-тирә мохтны саклау­га көчләренннән килгәнчә өлеш кертә.

Күптән түгел генә безнең якташларыбыз ел саен үткәрелә торган «Экояз» рес­публика конкурсында катнаштылар һәм җиңүчеләр рәтенә керделәр. Степановлар «Экогаилә» номинациясендә иң яхшылар дип табылдылар һәм Санкт-Петербург шәһәренә юлламага лаек булдылар.

Сергей һәм Ольга Степановларның ике кызлары һәм бер уллары бар. Өлкәннәре Анастасиягә12, Мариягә 10, уллары Александрга 4 яшь. Әти-әниләре аларны төрле чараларга тартып кече яшьтән үк табигатькә мәхәббәт тәрбиялиләр. Степановлар территорияләрне җыештыру, агачларны утырту һәм агарту, макулатураны һәм батарейкаларны җыю буенча акцияләр оештыралар һәм аларда үзләре дә катнашалар.

— Балалар табигатькә файда китерү­че һәр үзгәрешне зур теләк һәм канәгатьләнү хисләре белән кабул итәләр. Иң мөһиме — үрнәк күрсәтү. Мин күп тапкырлар пластикларның зарары, аны кулланганда сак булырга кирәклеге хакында сөйлим. Тормыш иптәшем дә минем башлангычларны яклый һәм безгә актив рәвештә ярдәм итә. Ял көннәрендә бергәләп чүп-чарларны сортларга аерабыз, безнең йорт территориясен яшелләндерү белән шөгыльләнәбез, — дип сөйли Ольга Степанова.
Гаилә экологик тәрбия буенча уеннар да оештырган, табигатьне саклау турында шигырьләрдән мини-җыелма һәм буклетлар да чыгарган. Моңардан тыш Степановлар «Берегите водоем» мультфильмының авторлары да әле.

— Мультфильмны төшерүгә бер атна вакыт китте. Аны үзебез уйлап чыгардык һәм сценариен да бергә төзедек, кызларым рәсемнәр ясадылар, аннары видеога төшерделәр. Без әлеге мультфильмда ничек итеп элементар кагыйдәләрне саклауның: чүп-чар туздырмауның, су объектларына чүпләр ташламауның, үз артыңнан җыеп калдыруның никадәр мөһим булуын сөйләргә теләдек, — ди гаилә башлыгы Сергей Степанов.

Шулай ук Степановлар үзләренең тату гаиләләре белән чишмәләрне чистарталар, сыерчык оялары ясыйлар. Чистай экогаиләсе кулланышта булган, инде кирәкми дип саналган әйберләргә икенче тормыш бирә. Мәсәлән, иске автомобиль шиннарыннан алар өйләре янында чәчәк клумбалары ясаганнар. Моңадан тыш, экоактивистлар балалар өчен таганнар һәм уен модуле –велосипед ясап куйганнар.

Степановларның күпбалалы гаилә­сен­дә бәлагә тарыган хайваннарга ярдәм итәргә дә вакыт табалар. Алар автомобиль тәгәрмәче астына эләккән песи турында сөйләделәр. Аңа ашыгыч операция кирәк була. Экогаилә макулатура җыюны оештыра, аннан килгән акчаны ярдәм фондына җибәрә.

— Экологик эшчәнлеккә шулай актив кереп китәргә нәрсә этәргеч бирде? — дип сорыйм Ольгадан.

— Дөресен генә әйткәндә, бернинди дә сәбәп булмады кебек. Без табигатьне саклау белән һәрвакыт шөгыльләндек, экология мәсьәләләре һәрвакыт актуаль булды. Көндәлек тормышта еш кына төрле экологик проблемалар белән шөгыльләнергә туры килә. Аеруча соңгы елларда чүп-чар өемнәре, яр буйларының, сулыкларның пычрануы күңелгә тынгылык бирми. Әгәр дә һәр кеше табигать турында борчылса, һичьюгы үзе яшәгән җирдә тәртип урнаштыру турында уйланса, үз артыннан чүп-чар калдырмаса, нинди яхшы булыр иде! Без әлеге мәсьәләдә вак-төяк юк дип саныйбыз, — дип сөйли өч бала әнисе.

Әлеге гаилә әйләнә-тирәне саклауның ничек кызыклы һәм мавыктыргыч булуы хакында сөйләп, «Экогаилә» конкурсында үз тәҗрибәсе белән уртаклашырга уйлаган.

— Безгә шалтыратып, җиңүче булуыбыз хакында хәбәр иткәч, башта ышанмадык, — дип елмаеп сөйли Ольга. — Диплом һәм юллама тапшыргач кына җиңүебез аңыбызга барып җитте. Шатлыгыбызның чиге булмады! Аннары безнең белән оештыручылар элемтәгә керде, кайчан ялга барырга уңайлы булуы хакында сораштылар. Без Санкт-Петербургка юнәлдек, анда берничә көн булдык. Кайткан вакытыбызга безне теплоходта экскурсия көтеп тора иде, без күперләрне карадык, искиткеч матур! Башка көннәрдә Петергоф, Гранд Макетта булдык, борынгы урамнар буйлап йөрдек, җирле истәлекле урыннар белән хозурландык.

Бу сәяхәт күңелебездә озак сакланачак! Бу конкурсны оештыручыларга зур рәхмәт, безне сайлап алуларына тагын бер кат рәхмәт, — дип сөйли Ольга Степанова.

Сүз уңаеннан

Быел «Экояз» республика конкурсы сигезенче тапкыр үтте. Традиция буенча ул санитар-эпидемиологик икеайлык белән параллель рәвештә үткәрелә. Быел конкурска берничә номинациядә 143 гариза керде. «Экояз»да балалар бакчалары, мәктәпләр, оешмалар, ишегаллары, гаиләләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев