Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Табигатькә мәхәббәтне балачактан тәрбиялиләр

Ике балалар бакчасын «Эколидер-2022» республика конкурсында бүләкләделәр

Казанда «Эколидер-2022» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Ул экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан үткәрелде. Конкурста предприятиеләр, белем бирү учреждениеләре, җәмәгать эшләрендә катнашучылар, бөтен рес­публика буенча әйләнә-тирәбез проблемаларына битараф булмаучылар катнашты. Бүләкләнүчеләр арасында безнең районның ике балалар бакчасы да бар.

Иң яхшылар арасында –6нчы номерлы балалар бакчасы

Номинацияләрнең берсендә «Энҗе­кәй» балалар бакчасы җиңүче булды

– Хәзерге вакытта кешелек җәмгыя­тенең әйләнә-тирә мохитка мөнәсәбәте бик кискен һәм актуальга әверелде. Кешеләрнең үз-үзләрен тотышларын һәм фикерләүләрен тамырдан үзгәртергә кирәк. Шуңа күрә дә безнең мәктәпкәчә учреждениедә системалы эколог-агарту эшләре алып барыла, аның төп максаты – табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Без үзебезнең эшчәнлегебездә «Экология пат­руле» дип исемләнгән белем бирү проектлары циклын эшләдек һәм кулланабыз. Ул үз эченә төрле акцияләрне, төрле чараларны, программаларны ала, – дип сөйли балалар бакчасы мөдире Ольга Захарова.

Шуларның берсе – экологик тигезлек мәктәбе. Яшь табигать сөючеләр чүп-чарларны сортларга аералар, агачлар утырталар, аларны тәрбиялиләр, макулатура һәм кулланылган батарейкалар җыялар. Экология клубы кысаларында балалар юкка чыккан һәм бетү куркынычы алдында торган хайваннар һәм үсемлекләр турында плакатлар ясыйлар.

– Балалар бакчаларында тәрбияләнү­челәр табигатьне саклау – безнең тормыш икәнен аңларга тиешләр. Ә педагогның максаты – экологик тәрбия бирүнең формаларын, методларын табу. Шуңа күрә дә эш практикасында балаларны табигать белән таныштыру өчен төрле мәгълүмати һәм мультимедияле материал, шулар исәбеннән уеннарның авторлык эшләнмәләре кулланыла. Алар әйләнә-тирә дөнья белән таныштыру дәресләрендә, шулай ук ирекле эшчәнлектә дә кулланыла, – дип ачыклык кертте Ольга Рудольфовна.

Методик кулланмалар ярдәмендә сабыйлар экосистеманың төзелеше турында, тере һәм тере булмаган табигать, чүп-чарны сортларга аеру, суны ни өчен сакларга кирәклеге һәм башка күп кенә нәрсәләр турында тәүге белемнәр алалар. Даими рәвештә әлеге балалар бакчасы «Эколята – Дошколята»Бөтенроссия табигатьне саклау социаль-белем бирү проектында катнаша. Өлкән төркемдә тәрбияләнүчеләр табигатькә сакчыл карарга өйрәтәләр. Алар сулыкларны ничек чистартырга, кырмыска ояларын ничек сакларга, үзеңне урманда ничек тотарга һәм үсемлекләрне ничек сакларга кирәклеге турында тематик дәресләр үткәрәләр.

Балаларның табигать объектлары белән танышулары балалар бакчасы территориясендә мавыктыргыч үтсен өчен үзенчәлекле экологик сукмак салынды. Ул «Авыл йорты», «Урманда тыныч почмак», «Министадион», «Метеостанция», «Пәрәвез челтәре», «Чәчәклек,» «Күл» дип исемләнгән берничә функциональ зонадан тора. Моңардан тыш, экологик белем бирү кысаларында учреждениедә «Без – эзләнүчеләр» дип исемләнгән эксперименталь эшчәнлек буенча түгәрәк эшли. Шулай ук балалар бакчасы шәһәр волонтерлары белән хезмәттәшлек итә, алар белән бергәләп табигатьне саклау акцияләрендә катнаша.

Ольга Захарова сөйләвенчә, балалар бакчасында экологик культураны формалаштыруга әти-әниләрне дә җәлеп итәләр. Әти-әниләрне экологик эчтәлекле дәресләргә һәм бәйрәмнәргә чакыралар, алар анда тамашачылар гына түгел, актив катнашучылар да.

– Ата-аналар катнашында викториналар, брейн-ринглар, экология темасына акцияләр һәм бәйрәмнәр үтә. Мәсәлән, бездә тәрбияләнүчеләр гаиләләре арасында экология макетлары конкурсы оештырылган иде. Әти-әниләр һәм балалар макетларны ясаганда да фантазияләрен күрсәттеләр. Макетлар бизәкле, күпфункцияле һәм игътибарны җәлеп итә торган килеп чыктылар. Әлеге конкурс кысаларында катнашучылар экология өлкәсендә үз тәҗрибәләрен һәм инициативаларын тәкъдим итә алдылар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әти-әниләр белән шундый эш педагогик процессның өзеклегенә юл куймый, белем бирү процессына аерым эмоциональ төсмер дә өсти. Уртак көч белән генә без табигатькә сакчыл караучы кеше тәрбияли алабыз,– дип билгеләп үтте Захарова.

 

Конкурс призеры –22нче номерлы балалар бакчасы

«Эколидер-2022» конкурсы призерлары арасында катнаш төрдәге 22нче номерлы балалар бакчасы. Номинацияләрнең берсендә ул мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында өченче урынны яулады.

Балалар бакчасы мөдире Ольга Чередова билгеләп үткәнчә, кешенең экологик культурасы кече яшьтән үк формалаша, кешенең әйлән-тирәгә, табигатькә карашы нәкъ менә шуннан тора да инде.

– Безнең белем бирү учреждениесендә экологик тәрбия буенча төп бурычлар булып балаларда табигатьтә тере һәм тере булмаган әйберләр арасындагы уртак мөнәсәбәтне аңлы рәвештә аңлату, мәктәпкәчә яшьтәге балаларда белемнәрнең экологик күзаллавын, белемнәрен үстерү, сабыйларда әйләнә-тирә мохитка кайгыртучан, сакчыл караш тәрбияләү һәм, билгеле инде, моңа әти-әниләрне дә җәлеп итү тора, – дип сөйли Ольга Анатольевна.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждение­сендә экологик тәрбия буенча планлы эш алып барыла. Ул «Чиста болыннар» дәүләт табигый тыюлыгы һәм балалар бакчасының социаль партнеры булган кадет мәктәп-интернатның уртак хезмәттәшлегендә алып барыла.

Уртак тырышлык белән экологик өмәләр, конкурслар, әңгәмәләр, очрашулар, квестлар, акцияләр оештырылды. Экологик грамоталыкны тәрбияләү, балаларны әйләнә-тирә мохитны сак­лау өлкәсендә фәнни- эзләнү эшләренә җәлеп итәләр.

– Ел дәвамында ай саен без балалар бакчасы территориясен, белем бирү учреждениесе янәшәсендә скверларны чистарту буенча экологик десантлар үткәрдек. Шулай ук без республика өмәсендә каташтык, эрегән кар астыннан чыккан чүп-чарны һәм кипкән яфракларны җыйдык, агачларны агарттык, корыган ботакларын кистек. Бездә тәрбияләнүчеләр әти-әниләре, шулай ук кадет мәктәбендә укучылар белән сыерчык оялары, җимлекләр куйдылар, яшь агачлар утырттылар, 400 килограмм макулатура, 17 килограмм кулланылган батарейкалар тапшырдылар, – дип сөйләде тәрбияче Надежда Савельева.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 22 нче балалар бакчасы даими рәвештә экологик юнәлештәге төрле конкурсларда һәм фестивальләрдә катнаша һәм приз­лы урыннар ала.

– Конкурста яхшы нәтиҗәләргә ирешү иң мөһиме түгел әле. Иң мөһиме, әлеге чараларда катнашып, бездә тәрбияләнүчеләр табигатьне тагын да ныграк ярата башласыннар, аны сакларга, пычратмаска кирәклеген, кеше гомере экология торышына да нык бәйле булуын аңласыннар иде, – дип ассызыклады балалар бакчасы мөдире Ольга Чередова.

 

Сүз уңаеннан

Традициягә кергән «Эколидер» конкурсы Татарстанда 2004 елдан бирле үткәрелә. Аның төп максаты – экология мәсьәләләренә игъибар итү, әйләнә-тирә мохитны саклау. Быел конкурска «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә экологик белем бирү» номинациясенә 326 гариза керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев