Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Табибларыбыз әле иҗат кешеләре дә!

Чистай үзәк район дәваханәсендә эшләүчеләр өчен иҗат репетицияләре һәм йокысыз төннәр бер дә бушка үтмәде. Фестивальгә әзерлек июль аеннан ук башланган иде. Һәр буш вакыт санаулы иде, чөнки катнашу өчен генә түгел, ә җиңү өчен бардылар.

Үзәк район дәваханәсендә иҗади яшьләр күп. Алар профсоюз комитеты һәм җитәкчелеге ярдәмендә барлык чараларда да активлар. Алар өченче ел рәттән «Наше время - Безнең заман» телевизион фестивалендә катнашалар. Җиңүче статусын бу юлы да акларга кирәк иде.

Эшләүче яшьләрнең сигезенче тапкыр ел саен үткәрелеп килүче ачык фестивальнең гала-концерты «Пирамида» концерт залында үтте. Безнекеләргә көндәшлек көчле булды. Иҗади ярышның төрле этапларында республиканың 155 предприятие һәм оешма коллективлары катнашты. Көндәшлек зур булса да, Чистай үзәк район дәваханәсенең яшьләр советы командасы югалып калмады, ул суперфиналда  беренче урынны яулады!

Рус һәм татар телләрендә яңгыраучы иҗади номерларга, хореографик программаларга, сәхнәләштерелгән юмористик номерларга Россиянең атказанган артисты, Татар филормониясенең халык инструментлары Дәүләт оркестры солисткасы Резидә Галимова җитәкчелегендә компетентлы жюри бәя бирде.

Иң элек без визит карточкасы белән чыгыш ясадык Үз командабызны лаеклы рәвештә тәкъдим иттек. Аннары «Ах уж эта Варенка» бию­ен һәм «Нет профессии ближе к Богу» җырын башкардык. Билгеле, безнең арада берәү дә һөнәри яктан вокал һәм биюләр белән шөгыльләнми, чөнки буш вакытыбыз күп түгел. Шуңа да карамастан, без башкалардан калышмадык. Фестивальгә килгәч, дөрестән дә хәзер безнең вакыт җитүен аңлыйсың, – дип үз кичерешләре белән уртаклаша Александр Сидоров.  

Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Чистай үзәк район дәваханәсе командасы эшләүче яшьләр иҗатының «Наше время - Безнең заман» республика телевизион фестиваленең призеры булган иде.  Быел суперфиналга эләгер алдыннан команда Әлмәт шәһәрендә үткән фестивальнең зона этабында чыгыш ясады.

«Наше время - Безнең заман» фестиваленең төп призын Казан шәһәренең «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе командасы яулады.

Республика конкурсы җиңүчеләре – Горбунов исемендәге Казан авиация заводы командасы аларга республика Президенты Кубогын тапшырдылар. Аның авырлыгы 45 килограммга җитә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев