Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Табиб-нарколог сыраның балалар организмына йогынтысы турында сөйләде

Үсмерләрнең сыра куллану проблемасы көннән-көн зур темплар белән үсә, ул яшь организмга тискәре йогынты ясый. Россия Фәннәр академиясе социология интитуты психологлары 14 яшьлек үсмерләр арасында үткәрелгән сораштырулардан шаккатыргыч мәгълүматлар алганнар.

Әлеге сораштыру үсмер­ләрнең ни сәбәпле спиртлы эчемлекләр куллануларын ачыклау максаты белән үткәрелгән. Сораштыру күр­сәткәнчә, балаларның 63 проценты алкогольнең беренче дозасын әти-әниләреннән яисә якын туганнарыннан алган. Балаларның 2 проценты көн саен сыра яисә башка алкоголь эчемлекләр куллануын әйткән. Күзәтүләр күрсәткәнчә, мәктәпне 18 яшьлек укуыларның 4,5 проценты гына тулысынча сәламәт булып тәмамлый. Әлеге саннарны безгә Чистай үзәк дәваханәсе табиб-наркологы Анна Байдакова китерде.
Анна Васильевна сыраның яшь организмга ничек тәэсир итүе һәм төрле аяныч хәлләрдән саклану өчен нинди чаралар кулланырга кирәклеге турында сөйләде.

— Алкоголизм чирен тикшерү­ләр әлеге авыруның нәселдән булуы турында сөйли: эчкече ата-аналарның балалары да эчкечеләргә әверелә, — дип билгеләп үтте табиб-нарколог.

— Балаларның бик яшьли сыра эчә башлауларының куркыныч ягы нидән гыйбарәт? Иң башта шуны әйтергә кирәк, әлеге агуны беренче тапкыр кабып караган балада аракы яки шәраб капкандагы кебек косу реакциясе барлыкка килми. Сыра шәрабка, аракыга, тәмәкегә һәм наркотик­ларга юл ача.

— Сыра куллану кешенең эчке органнарына ничек тәэсир итә?

–Иң беренче зыян күрүче — ашказаны. Сыра агрессив рәвештә ашказанының лайлалы тышчасын ярсыта һәм агулый. Моңардан тыш, әлеге күбекле эчемлекне даими рәвештә кулланганда ашказаны стенасында урнашкан һәм ашказаны согы эшләп чыгаручы тимерләр башта лайланы күпләп чыгара, аннары зәгыйфьләнә. Азык эшкәртү тулысынча бармый, азык эшкәртелеп бетми һәм эшкәртелмәгән килеш эчәклек­кә эләгә. Нәтиҗә — тышка чыгу белән проблема һәм гастрит.

Алкоголь –бавырның да төп дошманы, аның төп функциясе — организмны чистарту. Исерткеч эчемлекләр куллану ялкынсыну процесслары артуга, хәтта гепатитка китерергә мөмкин.
Бөерләрнең төп бурычы — органзмны эчке мохитында иминлектә тоту. Алар су-электролит балансын һәм организмның кислота-селте сос­тавын көйләүдә катнашалар. Сыра әлеге табигый процессларны боза, чөнки бөерләрне өч тапкыр артык көч белән эшләргә мәҗбүр итә. Сидек кудыргыч көченә ия булып, сыра организмнан кирәкле микро һәм мак­роэлементларны, аеруча калий, магний һәм С витаминын юдырып чыгара.

Шулай итеп, аз алкогольле эчемлек кенә дип сырага ияләшү үсмерләр өчен зур бә­лагә әйләнергә, үсмерләрнең алдагы матур киләчәкләрен юкка чыгарырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев