Табиб-кардиолог йөрәк-кан тамырлары авыруларының билгеләре һәм аларны кисәтү юллары турында сөйләде
5 августтан 11 августка кадәр йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү буенча атналык үтә. Аның максты — халыкның сәламәт тормыш алып баруга хәбәрдарлыгын күтәрү.
Бу хакта Чистай үзәк дәваханәсенең табиб-кардиологы Гүзәлия Соболева «Чистай-информ»ның социаль челтәрләрендә трансляцияләнгән туры эфир вакытында сөйләде.
Гүзәлия Николаевна билгеләп үткәнчә, йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары бөтен дөньяда иң күп үлемгә китерүче төп сәбәпләрнең берсе. Ул җентекләп хроник йөрәк эшчәнлегенең җитлекле булмавы, ягъни, организм кислород белән тулысынча тәэмин ителсен өчен йөрәкнең канны илтеп җиткерә алмавы турында сөйләде.
Шунысын да истә тотарга кирәк, йөрәк-кан тамырлары үзе аерым авыру гына түгел, ул башка авыруларның катлаулануының чагылышы. Төп сәбәбе булып артериаль кан басымының күтәрелүе, йөрәкнең ишемик авыруы яисә йөрәк зәгыйфьлеге, аритмия тора, — дип сөйләде табиб-кардиолог.
Йөрәк эшчәнлегенең җиткелекле булмавы билгеләре булып тын кысылу, ортопноэ (горизонталь яткан вакытта тын кысылу, утырганда бетү), төнге тын кысылу, буу өянәкләре, төнге йөткерү, физик эшләрне башкару авырлашу, хәлсезлек арту, тубык сөягенең шешенүе, йөрәк тибешенең ешаюы тора.
–Беренче стадияләрдә хроник йөрәк эшчәнлегенең җиткелекле булмавына диагностика үткәрү авырлыклар да тудырырга мөмкин, чөнки санап үтелгән билгеләр һәм сыйфатлар үзенчәлекле түгел һәм ул башка сәбәпләр аркасында да килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә «йөрәк эшчәнлегенең җиткелекле булмавы» диагнозын табиб клиник, инструменталь һәм лаборатор мәгълүматлар нигезендә генә куя ала, — дип ассызыклады Гүзәлия Соболева.
–Әлеге авыру ничек дәвалана?
–Хроник йөрәк эшчәнлегенең җиткелекле булмавын дәвалау өч компоненттан тора, аларның һәрберсе нәтиҗәгә ирешү өчен бик мөһим. Беренчедән, бу тормыш рәвешен үзгәртү буенча медикаментлар белән чаралар, шул исәптән диетик тәкъдимнәр һәм даими физик активлык, шулай ук зарарлы гадәтләрдән баш тарту. Икенчедән, төрле-төрле дару препаратлары кулланып медикаментлар белән дәвалану. Өченчедән, төрле авыр очракларда кулланылучы хирургия ысулы. Туры эфир барышында Гүзәлия Соболева чистайлыларның йөрәк-кан авыруларына кагылышлы сорауларына җавап бирде.
— Эшче кан басымы дигән төшенчә бармы?
— Медицинада эшче кан басымы дигән төшенчә юк. Артериаль кан басымы йөрәкнең һәм кан тамырларының хәлен чагылдыра. Сәламәт кешенең кан басымы физик эш вакытында күтәрелә, әмма аннары акрын гына төшә. Башка очракларда нормаль билгеләнештән читкә тайпылышлар организм эшчәнлегендә төрле үзгәрешләр турында сөйли. Соңгы халыкара тәкъдимнәр буенча, систолик кан басымы 120-129 диапазонында булганда диастолик (соңгы сан) 70-79 оптималь булып санала.
— Кешенең йөрәк белән проблемалары булу хакында нинди билгеләр сөйли? Йөрәк өянәге булуын ничек белергә һәм ашыгыч ярдәм килгәнче нинди дарулар бирергә мөмкин?
–Дөресен генә әйткәндә, йөрәк белән проблемалар булуын сөйләүче билгеләр бик күп.Табибка мөрәҗәгать итәр өчен җирлек тудырган җиде билге турында хәбәр итәргә кирәк. Болар — йөрәк турында авырту, тыныч вакытта яисә физик эш вакытында тын кысылу, йөрәк тибеше ешаю, йөрәк «туктап калгандай булу», сәбәпсез аңны югалтулар, югары кан басымы, 140/90нан күтәрелгән кан басымы, нагрузкадан башка пульсның минутына 100дән артык тибүе, аяк-кулларның шешенүе. Мондый очракларда кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Йөрәк өянәгенең беренче билгеләре:
тын кысылу;
күкрәк турысында яндыру, кыскан кебек тоелу;
баш әйләнү, кеше тигезлеген югалтырга мөмкин;
хәлсезлек, арыганлык хисе;
паникага бирелү;
күп тирләү, бигрәк тә ир-атларда;
йөрәк тибеше ешаю;
сару кайнау.
Ярдәм:
Әгәр дә сездә өстә күрсәтелгән билгеләр барлыкка килсә, әгәр алар аз гына, чамалы гына булса да, 15 минут дәвам итсә, күп уйлап тормагыз, кичекмәстән ашыгыч ярдәмне 103 һәм 112 телефоннары аша чакырыгыз;
0,25 г. аспирин кулланыгыз (чәйнәп йотыгыз);
0, 5 мг. нитроглицирин (бер дозаны авыз куышлыгында эретергә яисә бер таблетканы тел
төбенә салырга.
–Йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү юллары турында сөйләгез әле.
— Артериаль кан басымын гел карап торырга кирәк. Табиб билгеләгән гипотензив препаратларны даими кулланырга. Кан басымын 140/90нан югары күтәрелүгә юл куймаска. Табиб билгеләгән кан сыекландыручы препаратларны кулланырга. Шикәр, холестерин микъдарын нормада тотарга, табиб билгеләгән булса, шикәр киметүче препаратларны кулланырга. Шулай ук йөрәк тибү ешлыгын контрольдә тотарга, табиб билгеләгән булса, йөрәк ритмын контрольдә тотучы прпаратлар кулланырга.
Үз рационыңда терлек майларын куллануны киметергә, яшелчә, җиләк-җимешләрне күбрәк кулланырга, үзеңнең яшеңә, сәламәтлек торышыңа карамастан, даими рәвештә физик активлык күрсәтергә: көненә 300 адымнан да кимне ясамаска — бу гиподинамия кисәтүе. Бер сәгать дәвамында физик активлык авырлыкны нормада тотарга мөмкинлек бирә.
Шулай ук стрессларга каршы торучанлыкны күтәрү дә зур роль уйный (стрессларга китерүче мәгълүмат ташкынын чикләү, сәламәт йокы). Тозны артык кулланудан, тәмәке тартудан, алкоголь кулланудан да тыелырга кирәк.
Даими рәвештә диспансеризация үтәргә, әгәр дә гаиләдә инсульт, инфаркт, шулай ук шикәр диабеты, гипертония, аритмия белән авыраган кешеләр булса, табиб-неврологта, кардиологта тикшеренергә кирәк.
80 процент инфаркт, инсультларны кисәтергә мөмкин!
Статистика буенча, диспансеризация үткәндә кешеләрдә үзләре сизмәгән бик күп авырулар, әйтик, онкологик проблемалар, нәселдәнлек патологияләре ачыклана. Пациентлар медицина тикшеренүләрендә йөрәк зәгыйфьлеге, гипертония, атеросклероз, шикәр диабетының иртә стадияләре турында беләләр. Дәвалауны иртәрәк башларга мөмкинлек туа. Шулай итеп, иң гади кисәтү чаралары кешенең гомерен озайтырга мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев