Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сыйныфташлар очрашуы авыр нәтиҗәләргә китерә

Традиция буенча, сыйныфташлар очрашуы февральнең беренче шимбәсенә туры килә. Дус-тату мохитта бергәләшеп мәктәп елларын, беренче укытучыларны, дәрестә алынган билгеләрне искә төшерәләр. Әмма кайбер очрашулар бөтенләй башкача уза шул.

Бу очрашу да уза билгеле, әмма ни кызганыч, ул сугыш белән тәмамлана. Елена (материал геройларының исемнәре үзгәртелеп бирелә) сыйныфташы Натальяга шалтырата һәм үзен социаль челтәрләрдәге бер төркемнән нигә чыгару ларының сәбәпләрен ачык лый, ә аннары кунакка килергә теләвен белдерә. Сыйныфташ дуслар очрашкач, алар арасында сүз арты сүз китеп низаг чыга.

– Хатыннар мәктәп елла рын искә алалар, спиртлы эчемлекләр эчәләр. Талашып китәләр. Наталья кулына электр чәйнеге ала һәм аның белән Еленаның баш тирәсенә һәм бармакларына зыян китерә. Еленаны дәваханәгә озаталар, – дип хәлгә ачыклык кертә Чистай шәһәр судының судья ярдәмчесе Резеда Латыйпова.

Әлеге адымы өчен бу хатынга закон каршында җавап бирергә туры килә. Гаеплеләр эскәмиясендә ул үз гаебен таныды, әмма күрсәтмә бирүдән баш тартты, бу исә РФ Конституциясенең 51 маддәсе нигезендә рөхсәт ителә. Ә зыян күрүче судка сыйныфташ дусты белән килешүе турында хәбәр итте, гаепләнүчене каты хөкем итмәүләрен үтенде.

Суд карары белән Наталья РФ ҖКның 112 маддәсенең 2 бүлеге «З» пунктында каралган җинаять кылуда гаепле дип табылды һәм ул шартлы рәвештә 1 ел да 8 айга ирегеннән мәхрүм ителде, билгеле вазифалар йөкләнеп 1 ел да 6 айга сынау срогы бил ге ләнде. Суд карары үз көченә керде.

Әлеге вакыйгага карамас тан, мәктәпнең чыгарылыш укучыларын берләштерүче сыйныфташлар очрашуы матур традиция булып калыр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев