Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сыйныфташларым һәрчак күңелдә

Ерак яшьлектә калган күңелле вакыйгалар хәзер дә күңелләргә җылылык биреп, бик матур хатирә булып саклана

1960 елның июнь урталары иде. Татар Баганалысы авылыннан җиде километр ерак­лыкта урнашкан Мөслим авылындагы урта мәктәпне уңышлы тәмамлап, аттестат алган бәхетле көннәр…

Күрше тавыгы күркә булып күренә дигән борынгы әйтемне күпләрнең ишеткәне бардыр. Шуны истә тотыпмы, әллә яшьлек дәрте беләнме, авылның иң акыллы, абруйлы, булдыклы, теләсә нинди эшне җиренә җиткереп башкаручы Хәсәнгата абыйның улы Әнәс дус­тым белән Мөслим авылына кызлар янына киттек. Эзләгән кеше таба бит ул… Озакламый Мөслим авылының иң акыллы, эшчән, бер кашык су белән йотардай кызлары белән дуслашып та алдык.

Әнәс дустым белән икәүләшеп, караңгы төшү белән велосипедка утырабыз да, кызлар янына элдерәбез. Кызларны капка төпләреннән барып алабыз, авылдан ерак та түгел, биек тау башына менеп кунаклыйбыз. Тулган ай безгә карап якты нурларын сибә. Ә без гашыйклар аның нурларына коенып, тәүге мәхәббәтебезне аңлатабыз, алдагы көннәргә планнар корабыз, бер-беребезгә шатлыклы көннәр телибез. Аннары кызларны велосипедларга утыртып, капка төпләренә илтеп куябыз да, чокыр-чакырлы, балчыклы юлдан туган авылыбызга кайтырга чыгабыз.

Бу вакытта сәгать иртәнге дүртне суга башлый. Әниләр сыерларны савып, көтүгә чыгарыр вакыт якынлашып килә. Безне күрмәсеннәр дип Татар Баганалысыннан өч километр ерак­лыкта урнашкан Акбулат авылына «качабыз». «Дружба» колхозы чигендәге арыш кибәненә утырып, әниләрнең көтү куып бетерүен көтеп торабыз. Аннары өч километрны кеше күрмәсен дип пуля тизлегедәй очып кайтабыз да, тиз генә такта сәкегә йокларга ятабыз.

Йокыдан уянуга әнинең бетмәс сораулары көтеп тора. Кая булганбыз, кемнең кызын озатканбыз, әни-әтиләре кем? Билгеле инде, әни кеше баласы өчен кайгыра, аның барысын да беләсе килә…

Шунысына сөенәм, кая гына йөрсәк тә, әниләребезнең йөзенә кызыллык китермәдек. Әнә шулай авылдашым, дустым, сыйныфташым Әнәс Хамматов белән яшьлек мәхәббәтенә, яшьлек хыялларына, төрле маҗараларга күмелеп яшәдек. Сугыштан соң күпме авырлыклар күрсәк тә, тормышның матурлыгын, рәхәтен күрә белдек. Сынмадык, сыгылмадык. Аллаһы Тәгалә ярдәмен дә, яшәү көче дә бирде. Әнәснең тормыш иптәше Мәйсәрәгә, балаларына, туганнарына сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлыклы көннәр телим.

…Уйларым белән мәктәп елларын урыйм. Без 1949 елда Татар Баганалысы авылына укырга кердек. Башта манарасы киселгән мәчеттә белем алдык. Аннары безне яңа төзелгән агач мәчеткә күчерделәр. Безнең барлыгы өч сыйныф иде. Шунда 75 бала белем алдык. Татар Баганалысы авылында гомер итүче сыйныфташларым Ралиф Гатин, туганым Рамилә Җаббарова, Әнәс Хамматов, Шәүкәт, Әнәс Гыйләҗевлар, Зәкия Ибраһимова, Чулпан поселогында туганым Дания Бикмөхәммәтова, Миңнегөл Вахитова, Хаҗәр Сөләйманова, Чис­тайда яшәүче туганым Илдус Сабиров, Рафик Гыйльметдинов, Динә Хәлиуллина һәм үзем дә матур гына, Раббыбызга шөкер итеп гомер кичерәбез.

Барыбызга да ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балалар, оныклар бәхете татып, бәрәкәтле, хәерле гомер итәргә насыйп булсын.

Фаил Кадыйров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев